Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа рәсмиләре Грециядәге кризистан сабак чыгарырга чакыра


Бүген Брюссельда Европа Берлегенең ике көнлек саммиты башланды.

Берлеккә әгъза булган 27 илнең җитәкчеләре икътисади проблемнарны - аерым алганда быел башында Грециядә булган кебек үк бурыч сәбәпле туачак икътисади кризисны булдырмас өчен күреләсе чаралар турында киңәшләшә.

Германия белән Франция берлекнең төп кагыйдәләрен билгеләгән Лиссабон килешүенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

Ягъни үзгәреш буларак билгеләнгән икътисади тәртипкә күрә хәрәкәт итмәгән илләргә санкцияләр кертү карала.

Ләкин Берлектәге кайбер илләр мондый тәкъдимгә каршы чыга.
XS
SM
MD
LG