Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:39

Соңгы елларда татар эстрадасында булмаган хәл – уен коралларының табигый яңгырашын сәхнәгә кайтарган ул.

Яңалыклар ул гына түгел. Ерак Көнчыгыштагы илләр сәнгате һәм көнкүрешеннән дөньяга таралган минимальлеккә омтылу сәхнә бизәлешенең нигезенә салынган, мөгаен. Кулларына җилпәзә һәм кыргый чия (сакура) чәчәкләре тоткан биючеләр татар сәнгате җепләрен корея, япон, әллә инде кытайга илткән сыман.

Дөнья буйлап сибелгән татарны эзләп ул якларга ук барып чыкканмы ул, әллә еллар узып тавышы көрәйгән саен күңеле нечкәрәме, мөгаен, ул якларын үзе генә беләдер.

Бу 20 еллык иҗатына багышланган концертында Айдар Галимов татар җыр сәнгатендәге сәхнә бизәлешенә тагын бер зур яңалык белән килгән иде. Ак төстәге кино карый торган экраннарны сандыкка салып ук куйган ул. Алар урынын я зәңгәрсу күктә йөзгән ап-ак болытларны, я шау чәчәкле болыннарны, я туган авылындагы чын татар өйләрен яктырткан утлы пәрдәләр элгән.
Хәния Фәрхи-Биктаһирова

Айдар Галимовның Казандагы беренче концертын караган җырчы Хәния Фәрхи-Биктаһированың күңеленә дә нәкъ шул яңалык бигрәк тә хуш килгән. “Сәхнә бизәлешендә татар җырчылары үзләренең аерым гына булган концертларына мондый экраннарны алып чыкканнары юк иде”, диде Хәния Фәрхи-Биктаһирова.

Әлеге утлы пәрдәләрдә пәйда булган рәсем һәм чәчәкләр дә җырга аһәңдәш булып тамашачыны я яшьлектә бүләк ителгән мәхәббәт чәчәкләренә, я дөньяның әллә кайсы почмагында булган моңа кадәр күз күрмәгән гүзәллеккә дәште сыман.

Мәхәббәт эзләп...

“20 еллык җырларны барлап чыккач, шуны аңладык, күбрәк мәхәббәт турында, сөю турында җырлаганбыз икән. Бу үткән юлны мин сөю юлы дип атар идем һәм шуңа күрә бу програмны да “Сөю юлы” дип атарга булдык”, диде җырчы концертының башында ук.

Казанда булган тәүге концертка, баксаң, иң өлкән, 80нең теге ягына чыккан Рәхбирә апа да беренче сөюен эзләп килгән икән. “Мин Айдарны бик яратам. Минем Әнвәр исемле йөргән егетем бар иде. Минем арттан килә иде. Кара чәчле, кечкенә генә, чиккән күлмәк кия иде, хром итектән... Әмма мин икенче бер кешегә кияүгә чыктым. Үлгән инде ул күптән. Мин Айдарның концертын гел карыйм. Мин аны яратам, Әнвәргә охшатам бу егетне дип гел әйтәм”, дип Рәхбирә апа эч серләрен яшереп тормады.

Мәхәббәт, ярату – әллә инде ул сөю, әллә шаяру гына, дигәндәй, бу тема сәхнәгә куелган бию теленә дә салынган иде. Биючеләр кулында кәрзиндәге чәчәкләр, я булмаса икенче берсендәге алмалар, кибеткә йөри торган сумкадан идәнгә төшеп тәгәрәгән әфлисуннар, сәхнәнең бер башыннан икенче башына кадәр я сузылган, я юкка чыккан тасмалар, баулар – барысы да “сөю, мәхәббәт” дип пышылдады, мөгаен. Тасмалар я җырчыны биленнән урап алып ерак юлга тартты сыман, я уттай янып торган йөрәккә әверелде, я кыек юлдан саклады, мөгаен.

Күрәсең, Айдар Галимов үз иткән тамашачысын яратуын да, үзенең бердән-бер мәхәббәтенә тугрылыгын да, татар халкына булган ихтирамын да төрле ысуллар белән бер бизәккә салырга тырышкан. Үзенең дә, башкарган җырларының асылын да, җыр сәнгатенең иң яхшысының нәрсәгә корылган булырга тиешлеген күрсәтергә омтылды. Татар җыр сәнгате әһелләре моны шунда ук күреп алды.

“Бүген тере музыка тамашачыга бик тансык. Залда бөтенләй башка төрле мохит (аура) булды. Тере музыка булганда бик-бик көчле тавыш режиссеры кирәк. Айдар аны булдырган. Чыннан да, гомум музыка да әйбәт һәм шул ук вакытта уен кораллары да бик яхшы ишетелә”, диде Зөфәр Хәйретдинов.

ВИА кабат сәхнәдә

Айдар әллә кайчангы ВИА – вокаль инструменталь ансамбльне кабат сәхнәгә кайтарган дип әйтергә дә була. Барысы да тере. Җырчы тавышы да, уен кораллары аһәңнәре дә. 20 ел дәвамында халык үз итеп гел сорап торган җырлар да яңача сулыш алган.

“Бөтен дөнья тере яңгырашка күптән кире кайткан бит инде. Без аны сенсация итеп күрсәтәбез, ә ул норма булырга тиеш. Дөнья киңлекләрендә теләсә кайсы рестораннарда, теләсә кайсы концерт залларында тере инструментлар утыра. Музыкантлар килә дә уйный башлый.
Асылыма кайтасым килде...

Соңгы вакытта без, җырчылар, кулыбызга дисклар тотып йөри башладык. Шуннан чыгасы килә башлады. 20 ел юкка үтмәгәндер. 2 ел җырлаганнан соң, бәлки, аны аңламаганмындыр мин. 10 елда әле барып җитә алмаганмындыр, ә 15 елда башка проблемнар булгандыр. 20 еллыкта кире асылыма кайтасым килде.

Дөресен әйткәндә, мин – 20 ел элек вокаль инструменталь ансамбльдә җырлый башлаган егет. Минем музыкант абыйлар ул вакытта дөресме, түгелме, ялгышып уйнадымы, әмма һәрберсенең энергетикасы залга барып җитә иде. Шуны кире кайтарасы килде. Озак уйландым, шикләндем, икеләндем...”, ди үзе Айдар Галимов.

Бу програмын ул ике ай әзерләгән. Сынау өчен (җырчылар аны обкатка дип тә әйтә) Башкортстанның 4 район үзәгенә барып куеп та кайткан. Анда да яңалыкны бик җылы кабул иткәннәр.

Читек, калфак кая?

Зур концертларының беренчесен Казан тамашачысы алдында куйды. Кайберәүләр, бәлки, бер-ике урында теге яисә бу уен коралының кирәк кадәр тартып бетермәгәнен дә, җырчының яңа куплетны башлап җибәрәм дип, ялгыш бер сүзне ычкындырганын да сизеп алгандыр. Ни әйтсәң дә, беренче концерт – мөкәммәллекнең башы ул.

Тере кеше генә ялгыша, ә тере кеше ялгышы гына кичерелә, ди өлкәннәр. Тамашачы әлеге концертның әз генә җитеп бетмәгән урыннарын сиздеме, сизмәдеме кушылып җырлап утыручылар да булды, гөрләтеп кул да чаптылар, ахырдан аягүрә басып олы җиңүе белән дә тәбрикләделәр. УНИКСның концертлар залы туп-тулы иде.

Бу тамашаны караганда, биючеләрдә читек һәм калфак, уен кораллары тотканнарның өстендә камзул нигә юк дип, үз-үзләрен битәрләп утыручылар да булгандыр. Күренекле татар шагыйре Роберт Миңнуллин шигырьләре яңгырап торганда, халык үз иткән татар җырлары оранжировкасыз ничек бар, шулай яңгыраганда, Айдар Галимовның һәр башкарган җыры аны тыңлыйм дип, яратып килгән тамашачы күңеленә барып җиткәндә, ул өстәмә бизәкләребезнең кирәге бар микән, дигән сорау да туа.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG