Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:16

Казандагы Русия ислам университеты милли якны үстерүгә, дин белән милләтнең бәйләнешенә зур игътибар бирә башлады. Биредә студентларны гына түгел, укытучыларны да милләт тарихын белергә, динне милли үзенчәлекләр аша өйрәнергә чакыралар.

Русия Ислам университетында исламны татар мәдәнияте белән бәйләнештә күрүче дин белгечләре әзерләү өчен зур эшләр алып барыла. Студентлар фәнни хезмәтләрендә татар дин галимнәре, татарда дин тарихы темасын яктырта, РИУда татар зыялылары белән очрашулар булып тора. Русия Ислам университетының фәнни эшләр буенча ректор урынбасары Рөстәм Батров та әнә шул турыда сөйләде.

“Бүген исламны милли мәдәнияттән аеру бара. Йөз еллар элек бездә булган исламнан аермалы яңа стандартлар, яңа төшенчәләр керә башлады. РИУда соңгы берничә елда инде дини гыйлем генә бирмибез, моны татар дин гыйлеме рухында эшлибез.

Хәзер диплом һәм курс эшләре тематикасы буенча зур эш алып барыла. Темаларны шулай итеп сайлыйбыз – безнең студентлар фәнни эшләрендә татар тарихының татар дин гыйлеме белән бәйләнешен тойсыннар, дибез. Әйтик, дин гыйлеме, фикх сорауларын билгеле бер татар галимнәренең трактатларыннан карарга тәкъдим итәбез. Мәсәлән, намазны ничек укырга дип кенә түгел, аның турында Курсави, Ризаетдин Фәхретдин ничек язган дип, карарга була”, ди Рөстәм Батров.

РИУда татар зыялылары белән очрашулар булып тора.“Бу эш студентлар үзләрен мөселман итеп кенә түгел, татар дип тә белсен, тойсын өчен эшләнә”, ди ректор урынбасары. Октябрь урталарында Рабит Батулла, Равил Фәйзуллин, Тәлгать Галиуллин һәм Гөлзада Бәйрәмова РИУда булып, студентлар белән очрашып, сөйләшеп киттеләр.

РИУда татар дин гыйлемен өйрәнәләр

Ислам университетында бу көннәрдә татар дин гыйлеменнән квалификация үстерү курслары башланды.

Рөстәм Батров
“Укытучылар арасында да эш алып барабыз. Хәзер безнең татар дин гыйлеме һәм татарларның этник тарихыннан квалификация үстерү курслары башланды. Чөнки бөтен укытучылар да бу темаларны тирәнтен белми, кайберләре читтә укып кайткан кешеләр.

Алар классик мөселман дин гыйлемен генә түгел, аның татар галимнәре, дин белгечләре арасындагы халәтен дә белсеннәр иде. Бу курслар бөтен укытучылар өчен дә мәҗбүри”, диде РИУның фәнни эшләр ректоры урынбасары Рөстәм Батров.

Бу курсларда үз лекцияләре белән сәясәт фәннәре докторы, профессор Рафыйк Мөхәммәтшин, тарих фәннәре кандидаты, Тарих институтының өлкән фәнни хезмтәкәре Искәндәр Измайлов, шәригать фәннәре факультеты деканы, тарих фәннәре кандидаты Габдулла Әдһәмов чыгыш ясаячак.

РИУның ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, читтә укып кайтучыларны милли җирлеккә кайтарырга кирәк. Ул дини курсларның милли юнәлеш белән бәйле булырга тиешлеге турында сөйләде.

“Кадрларыбыз бар, алар – татар егетләре-кызлары, ләкин чит илдә укыганнар һәм милли җирлектән аерылганнар. Бүген аларны милли җирлеккә төшерергә кирәк, дип саныйбыз. Чөнки алар нинди генә фән укытса да, аның милли ягы турында да әйтергә тиеш.

Мәсәлән, Коръән нигезләрен укытса, ул татарларда Коръәннең ничек өйрәнелүе, ул турыда кемнәр, нинди хезмәтләр язуы турында да әйтергә тиеш. Әгәр ул тәфсир укыта икән, татарларда нинди тәфсирләр булганлыгы турында беләме, Ногманины укып караганмы, Курсави язган тәфсирне күргәнме? Тәфсирдән нинди зур белгеч булса да, үзебезнең татарлар язган тәфсирләр турында әйтмәсә, аның курсы барыбер тулы була алмый. Нинди генә фәнне алсак та, бу шулай.

Шуңа күрә милли җирлек, милли гореф-гадәтләрне белү, бигрәк тә милли илаһият гыйлеме өлкәсендә булган үз гореф-гадәтләребезне файдалану бик мөһим. Шунсыз без беркайчан да революциягә кадәр булган мәгарифне кайтара алмыйбыз.

Революциягә кадәр мәгариф системы җирлеккә яраклаштырылган иде. Татарларга кирәк булган икән, әйтик, җәдитчелек системы, дөньяви белем – алар андый мәктәпне ачканнар.

Бүген дә кемгәдер карап, укыталар, без дә шулай укытыйк әле, дигән систем мәгариф өлкәсендә булырга тиеш түгел. Ул гореф-гадәтләргә яраклашкан булырга, менталитетны да искә алыга тиеш. Шул чагында гына ул эффектив мәгариф системы була ала. Шуңа омтылырга кирәк. Безнең бу курсларны оештыруның да максаты шул", ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

РИУда магистратура

Бу уку елында РИУда магистратура ачылды. Русиядә мондый тәҗрибә Махачкала шәһәрендә генә бар. Моңа кадәр Ислам университеты студентларны укырга Төркия, Малайзия һәм башка ислам илләренә җибәрә иде. Хәзер теология магистрларын Казанда да әзерләячәкләр.

“Русиядә югары мәгариф системы “болон системы”на күчә башлады. Ә аның нигезендә бөтен югары уку йортлары бакалавр һәм магистратура белән эшләячәк. Без, дәүләт дипломы бирә торган уку йорты буларак, әлбәттә, шул системга күчәбез, күчәргә тиешбез. Ул вариант безне дә канәгатьләндерә, чөнки без чит илләр белән эшлибез. Мөселман илләрендә дә шул бакалавр һәм магистр системы булгач, безгә эшләргә уңайлы.

Без инде бакалаврларны дүрт ел буе чыгардык, аларга дәүләт дипломы бирдек. Алга таба үсәргә кирәк. Ниһаять, безгә быел магистратура ачу мөмкинлеге бирделәр. Беренче магистрантларны җыйдык – алты кеше.

Без – башлап җибәрүчеләр, һәм безнең өчен иң мөһиме – магистратура аша яшь галимнәр тәрбияләү, илаһият гыйлеме өлкәсендә, мөселман дин гыйлеме өлкәсендә галимнәр әзерләү. Чөнки бу өлкәдә үзебез әзерләгән белгечләр аз, юк дәрәҗәсендә. Бу четерекле проблем.

Бездә 40 укытучы бар, алар бөтенесе дә чит илдән яхшы дини белем алып кайткан, ләкин үзебезнең татар җирлегеннән, милли җирлектән аерылганнар. Аларның тел белү ягы да зәгыйфьрәк, безнең илаһият гыйлемен бөтенләй күз алдына китермиләр. Алар башка җирлектә, башкача укып, формалашып кайтканнар”, дип сөйли Русия ислам университетының ректоры.

Рафыйк Мөхәммәтшин
Рафыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, мирасыбызны тиешле дәрәҗәдә белү җитми.

“Үзеңнең мирасыңны белмичә, мирас тарихын укытмыйча, чын белгечләр әзерләү мөмкин түгел, чөнки мәгариф системы ул теге яисә бу җирлекнең үзенчәлекләрен конкрет чагылдыра торган систем булырга тиеш”, ди ул.

Магистратурада РИУ укытучылары белем бирә. Биредә төп максат – магистрантларга диссертация язу өчен дөрес тема сайларга булышу, аларга дөрес юнәлеш бирү. Шуңа күрә дәресләр дә бик аз икән. Магистратурада фәнни методология өлкәсендә белем бирәләр һәм гарәп телен камилләштерү өстендә эшлиләр.

Мәчетләрдә вәгазь татарча гына булачак

РИУда ректор урынбасары булып эшләүче һәм Татарстан Голәмалар шурасы җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Батров сүзләренчә, хәзер мәчетләрдә вәгазь татар телендә генә булырга тиеш. Диния нәзарәтендәге соңгы утырышта әнә шундый карар кабул иткәннәр.

“Бик мөһим очракларда имам русча өстәмәләр кертергә мөмкин, ә тулысынча русча сөйләү булырга тиеш түгел. Рус теле өстәмә була ала, ә татар телен алыштыра алмый. Бу эш мәчет ярдәмендә милли гореф-гадәтләрне саклап калуга да ярдәм итәчәк. Чөнки дин һәм милләт гомер-гомергә татарда бергә булган.

Бүген дин белән милләтне аерып карарга тәкъдим итү – нәтиҗәсез юл. Безгә шундый юл тәкъдим итәләр, чөнки алай глобализациягә җиңел биреләбез. Ә ике терәгебез – дин һәм милләт булганда, ныграк сакланабыз, милли үзаңны саклый алабыз”, дип сөйли Рөстәм хәзрәт.

Шунысы кызык – күптән түгел Мәскәүдә Голәмалар Шурасының бу эшенә каршы бер билгеле шәхес – татар кешесе чыгыш ясаган. Аны Казанда татарларның вәгазьне татарча алып барырга теләве гаҗәпләндергән.

“Менә бу күренеш – безнең бүген халәтебез инде”, ди Рөстәм Батров.

РИУ каршындагы Әниләр мәчете
Бу көннәрдә ислам порталында (www.islam-portal.ru) да зур бәхәс бара. Анда милли тормышны саклап калырга, татар мәдәниятендә яшәргә теләүчеләргә каршы мәчетнең Аллаһ йорты булуы, анда милләткә урын булмавы турында язалар.

“Исламны татар милли мәдәниятеннән аерганда, аңа барыбер чит милләт мәдәниятен китереп тыгалар. Мәчет бөтен милләтләр өчен дә бер булсын дигән сүз – кайбер милләтләрнең татарлар төзегән мәчеткә урнашу теләге генә ул”, ди Голәмалар Шурасының җитәкчесе Рөстәм хәзрәт.

Аның сүзләренчә, безнең гореф-гадәтләр халыкта гасырлар буе сыналуы белән көчле. Безнең нормалар йөз еллар буе мәгънәсе белән дини, формасы белән милли булган.

“Хәзер тәкъдим ителә торган ислам нормаларының нәрсәгә китерәчәге, аны кем чыгарганы, нәрсәгә нигезләнгәне билгесез. Шуңа күрә, монда без әби-бабаларыбызда булган дини гореф-гадәтләргә игътибар итәргә тиешбез”, ди Рөстәм Батров.

Шулай итеп, Русия ислам университетында дин белән милләтне якынайту өстендә зур эшләр башкарыла. Бүген Казанда дини гыйлем алучы студентлар да, ул белемне бирүче укытучылар һәм имамнар да татар теленә һәм татар гореф-гадәтләренә кайту юлында.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG