Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөләйман Рәхимов: “Татарлар турында инглиз телендә иң саллы хезмәт”


Сөләйман Рәхимов
Сөләйман Рәхимов

Бу көннәрдә Казанда Төркиядә инглиз телендә нәшер ителгән “Татар тарихы һәм цивилизациясе” китабы тәкъдим ителде. Аның координаторы Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты эшен оештыру бүлеге җитәкчесе Сөләйман Рәхимов “Азатлык”ка аның әзерләнү нечкәлекләрен сөйләде.


- Сөләйман әфәнде, татарлар турында инглиз телендә әлеге хезмәтне чыгару идеясы кайдан туды?


- Бу китап Истанбулда урнашкан ИРСИКА белән Татарстан арасындагы ун еллык хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Беренче уртак эшләребез Казанның меңъеллыгы кысаларында булды. 2001 елны Казанда “Идел-Урал төбәгендә Ислам мәдәнияте” дигән халыкара конференция оештырдык. Аннары бу конференциянең дәвамы 2005 елда кабат үткәрелде. Шул ук елны ИРСИКА тарафыннан 1803 елгы Казан басмасы Коръәндә калган хаталары төзәтелеп һәм өйрәнелеп, яңадан сәнгати эшләнеп дөньяга чыгарылды һәм бу басма меңъеллыкка бәяләп бетергесез искиткеч зур бүләк булды.

Меңъеллыктан соң ИРСИКА белән Татарстанның тарих институты арасында хезмәттәшлек дәвам итте. Һәм тарих институтында сөйләшкәндә татар һәм урыс телендә түгел, ә нәкъ чит телдә Татарстан һәм татарлар турында берәр хезмәт чыгару идеясы туды. ИРСИКА вәкилләре моны хуплады. “Әйдәгез эшләп карыйбыз” диделәр. Башта структурасын тудырдык. Ул бик зур хезмәт булды. Һәм инде 20 октябрь көнне Казан федераль университеты бинасында “Татар тарихы һәм цивилизациясе” дигән гыйльми хезмәт тантаналы рәвештә тәкъдим ителде.

- ИРСИКАның Татарстан белән шундый зур хезмәттәшлек алып баруы нәрсәгә бәйле?

- ИРСИКА – Төркиядә урнашкан Ислам Конференциясе Оешмасы каршында оештырылган ислам тарихы, мәдәнияте, сәнгатен өйрәнүнең халыкара гыйльми үзәге. Аның урнашуы гына Истабулда, ә болай ул халыкара оешма. Анда төрле чит илдән булган хезмәткәрләр эшли. Оешманың Татарстан белән кызыксынуы, минемчә, нормаль процесс, чөнки татар тарихы бик бай. Күп еллар, бигрәк тә совет чорында күп чыганаклар ябык иде. Хәзер алар ачылды, өйрәнелде һәм инде дөньяга чыгарырга вакыт җитте. “Татар тарихы һәм цивилизациясе” китабы шуларның берсе.

Ул мөгаен татарлар турында инглиз телендә язылган иң саллы хезмәттер. Чөнки китапның күләме -700 бит. Зурлыгы 34х24 см. Ул альбом форматында бик затлы, калын кәгазьдә эшләнгән. Аны ачкач иске китапны караган кебек хис туа, чөнки ул сарырак төстәге затлы кәгазьдә басылган.

Китап өч өлештән тора: халкыбыз тарихы, татар җәмгыятенең социаль структурасы һәм икътисади үсеше, халкыбызның мәдәнияте. Беренче һәм өченче өлешләр ун бүлектән, икенче өлеше алты бүлектән гыйбарәт. Хезмәттә бик күп фотоматериаллар урнаштырылган.

- Ә язмаларның авторлары кемнәр?

- Алар бик күп. Мисал өчен, галим Дамир Исхаков, Искәндәр Измайлов, тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов, РИУ ректоры Рәфик Мөхәммәтшин, академик Миркасыйм Госманов, тарихчы, профессор Искәндәр Гыйләҗев, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов, галим Габделбәр Фәйзрахманов һәм башкалар. Гыйльми эчтәлеге өчен Татарстан ягыннан Миркасыйм Госманов белән Рафаил Хәкимов җаваплы иде. ИРСИКАдан барлык бу эшне оешма җитәкчесе Халит Эрен алып барды. Координаторы булып мин, ә ИРСИКА ягыннан Айна Гаскәруглы торды.

Бөтенләй берни белмәгән кеше дә бу китапны укып, татарлар турында тулы бер бер картина тудыра. Халыкның тарихы, социаль торышы, үсеше барысы да тулы яктыртылган.

- Авторларның язмаларын инглизчәгә кем тәрҗемә итте?


- Илнур Надыйров дигән Петербурта яши торган милләттәшебез. Чөнки ул гарәп һәм инглиз телен яхшы белә. Заманасында шәркыят факультетын тәмамлаган иде. Гарәп теле белгече, шәркыят өлкәсендә өч саллы китабы бар. Хәзерге вакытта Петербурның Шәркыят институтында эшли, фәннәр кандидаты. Аның тәрҗемәсеннән соң редакция эшләрен ИРСИКА үз өстенә алып тагын төзәтеп чыкты. Гомумән бу фәнни продукт татарларныкы, ә ИРСИКА аны финанслады һәм чыгарды.

- Ә басма нинди тираж белән чыкты?


- Ул ИРСИКАда 1 мең 500 данәдә басылган. Татарстанга әле аның йөзе генә кайтты. Китапны булдырырга теләүчеләр ИРСИКАның үзенә мөрәҗәгать итә ала. Аларның үзләренең интернет сәхифәләре бар: www.irсiсa.org, ә хат язу өчен адресы
ircica@ircica.org

- Киләчәктә тагын нинди проектлар күздә тотыла?

- Бәлкем китапны киләчәктә гарәп теленә дә тәрҗемә итәргә кирәктер дигән сөйлшүләр булды. Чөнки Ислам Оешмасы конференциясе күбрәк гарәп илләре белән эшли. Бәлкем бу эш булыр, әмма төгәл бу хакта сүз булмады. Идея буларак кына әйтелде.

Бу юлы да Ислам Конференциясе Оешмасы баш секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглы Казанга килгәндә шулай ук төрле проектлар турында сөйләшенде. Ихсаноглы элек ИРСИКА җитәкчесе иде. Бездә шактый гына кулъязмалар бар. Шуларның каталогын әзерләү кебек эшләр истә тотылды.

Ә гомумән чит илдәге проектларга килгәндә, җиде томлык Татар тарихы хезмәте төрек теленә тәрҗемә ителә. Аның беренче томы инде эшләнде, хәзер икенче, өченче томын соратып алдылар. Ягъни алар дәвамлы рәвештә төрек теленә тәрҗемә ителеп бара. Бу хезмәт бөтен дөньяга да ачыш булачак. Хәзер Татарстан галимнәре аның дүртенче томын эшләүгә кереште.
XS
SM
MD
LG