Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:10

Быел татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы, шагыйрь, прозаик, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Мәҗит Гафуринең тууына 130 ел була. Казанда әдипкә багышланган бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Гасырлар үтеп, җәмгыять тәртибе һәм иҗтимагый тормышның нигезе үзгәрү белән генә әдәби йолдызларның әһәмияте кимеми. Бу Мәҗит Гафури кебек, татар һәм башкорт халыклары әдәбиятлары өчен әйтеп бетергесез зур өлеш керткән шәхесләргә карата әйтелгәндә, тагын да киң мәгънәгә ия була.

Конференциянең бөтенрусия күләмендә уздырылуы исә Мәҗит Гафуринең иҗаты белән якыннан кызыксынуның бүгенге көндә дә кимемәве хакында сөйли. Җыенда Казан, Алабуга, Минзәлә, Уфа, Екатеринбур шәһәрләренән, Сембер өлкәсеннән килгән биш дистәгә якын галим катнашты.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов сүзләренчә, XX гасыр башында татар әдәбияты мәйданына аяк баскан галимнәр арасында Мәҗит Гафури аерым бер урын алып тора.

“Ул беренче булып милли гамьне, милли кичерешләрне шигърият байрагы итеп күтәргән шәхес. Гафури иң беренче булып мин – татар, мин – милләтче, дип дога кылган кеше. Бу үз заманы өчен бик зур кыюлык, гаярьлек сорый иде.

Аңа, ул замандагы вәзгыять тә зур йогынты ясаган. Татар хәятендә буржуаз мөнәсәбәтләр өстенлек алган чор бу. Шуңа бәйле рәвештә, билгеле, халыкта милли үз-аң үскән. Моңарчы үзләрен мөселман дип кенә йөргән халык вәкилләре этник тамырларын барлый башлаган. Ул чор матбугатында без татармы, төрекме дигән бәхәсләр дә куерган булган.

Мәҗит Гафури әдәбиятта беренче адымнарыннан башлап, татарчылар арасында булган. Бераздан моңа Сәгыйть Рәмиевләр, Тукайлар, Дәрдмәнд кебек кешеләр тавышы да кушылып киткән”, ди Илфак Ибраһимов.

Башкортстан республикасының Мәҗит Гафури һәм Салават Юлаев премияләре иясе, шагыйрь Ирек Киньябулатов, үз чыгышын Башкортстан сәламнәре белән башлап җибәрде.

“Башкортстанның беренче халык шагыйрен шушылай зурлыйсыз икән, сез үзегезне дә шушылай зурлыйсыз. Сезгә бик зур рәхмәт. Гафуринең исеме татар халкы өчен дә, башкорт халкы өчен дә бик якын. Якутлар да, калмыклар да Гафури – безнең милләт кешесе дип әйтсәләр, минем түбәм күккә тияр иде.

Без бүген монда Гафури башкорт дип, аның шәҗәрәсен өйрәнергә килмәдек. Сез аны болай да яхшы беләсездер, дип уйлыйм. Сезне берни белән дә аптыратып булмый.

Минем Гафуринең, безнең өчен кадерле булганын күрсәтү өчен, берничә сүз генә әйтәсем килә.

Безнең иң зур театрыбыз Мәҗит Гафури исемен йөртә. Иң зур паркыбыз Мәҗит Гафури исемен йөртә. Иң матур урамыбыз Гафури исемен йөртә.

Башкортстандагы Мәҗит Гафури исемен йөрткән күмәк хуҗалыкларның берсе генә дә таралмады, башкалар таралып бетеп бара. Мин Гафури исеменең нәрсә икәнен әйтер өчен генә боларны искә төшерәм”, диде Ирек Киньябулатов.

Конференциянең пленар утырышында Мәҗит Гафуринең татарныкымы, башкортныкымы булуы хакында чыгышлар яңгырады.

Күренекле галим Хатыйп Миңнегуловтан Мәҗит Гафуринең кайсы ягы белән безгә кадерле булуын сорагач, ул болай диде:

Профессор Хатыйп Миңнегулов
“Иң беренче чиратта аның милләт ягын әйтер идем. Гафуринең татар булуы, татар гаиләсеннән, татар авылыннан булуы – бер аксиома. Моны расларга да кирәкми.

Әйтик, Пушкин да бит эфиоп булган, ләкин бит ул үзен эфиоп дип әйтмәгән. Гафури үзенең бөтен иҗатын татар телендә язган. Аннан тыш әле ул үзен һәрвакыт татар углы, мин татар өчен, милләтем-милләтем дип язган. Бу ягы да бар бит әле аның”, ди Хатыйп Миңнегулов

Башкортстанның Гафури районы хакимиятенең кадрлар һәм халык белән эшләү бүлеге җитәкчесе, районның башкортлар корылтае башкарма комитеты рәисе Галинур Калмырзин үз чыгышында Мәҗит Гафуринең ике халыкны берләштерүче шәхес булуын белдерде. Галинур әфәнде сүзләренчә, Мәҗит Гафуринең иҗаты шулкадәр киң, ул башкортка да татарга да, хәтта бөтен төрки дөнья өчен дә җитә.

“Миннән алда чыгыш ясаучылар аны аерым билгеләп алып, тик татар шагыйре дип кенә әйтә. Бездә кайбер кешеләр аны бары тик башкорт дип кенә белә. Менә шушы җәһәттән мин, әгәр дә Мәҗит Гафури ике халыкка да бердәй хезмәт иткән икән, бу ике халык тарафыннан да үз улы итеп кабул ителә икән, бүген килеп синеке-минеке дип бәхәсләшеп тору бер дә кирәкле түгелдер, дип уйлыйм.
Башкортстанның Гафури районы кадрлар һәм халык белән эшләү бүлеге җитәкчесе Галинур Калмырзин

Чөнки аның иҗаты шул тиклем киң, бүгенге көндә дә ул үз әһәмиятен югалтмаган. Аның иҗади мирасы шул тиклем җитәрлек, ул татарга да, башкортка да, төрки дөнья өчен дә җитә. Мин аны бүгенге көндә татар һәм башкортны берләштерүче, дип әйтәм икән, ул берүк вакытта төрки дөньяның тоткасы да. Аны төрки дөньяны берләштерүче дип кабул итәргә кирәк”, ди Галинур әфәнде.

Конференция, көннең икенче яртысында Мәҗит Гафури иҗаты һәм әдәби осталык мәсьәләләре, Мәҗит Гафури иҗатын өйрәнү юнәлешләре һәм язучы әсәрләренең теле, дип аталган, секция эшләре белән тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG