Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезиядә цунами фаҗигасендә үлгәннәр саны 430га җитте


Индонезиядә 3 көн элек 7.7 дәрәҗә зурлыкта булган җир тетрәвеннән соң барлыкка килгән цунами фаҗигасендә үлгәннәр саны 430 кешегә җитте.

Көнбатыш Суматра утрауларында барган коткару чараларын алып барган вәкилләр югалган кешеләрне табу өметенең сүрелүен әйтә. Алар фикеренчә, югалган кешеләрнең күпчелеге афәт вакытында көчле дулкыннар сәбәпле диңгезгә тартылган булырга мөмкин.

2004 елда 9 дәрәҗә зурлыкта булган җир тетрәвеннән соң барлыкка килгән цунами вакытында 226 меңнән артык кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG