Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ветеринария академиясендә Һаллоуин урынына татар фестивале узды


Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә татар мәдәнияте фестивале узды. Кошчылыкка багышланган Бөтенрусия фәнни-җитештерү конференциясе кысаларында студентлар үз теләкләре белән Һаллоуин урынына татар фестивале уздырды.

Фестиваль академиядә инде икенче ел үткәрелә. Чараны булдыру фикерен дә студентлар үзләре күтәреп чыккан. Укучы яшьләр хәзер күп кенә югары уку йортларында узучы Һаллоуинны түгел, ә татар фестивален оештырган. Бу хакта академиянең тәрбия бүлеге проректоры Рөстәм Зарипов сөйләде:

“Безнең югары уку йортында мәдәни чараларны студентлар үз теләкләре белән оештыра. Алар аны үзләре үк башкара да. Бу иң мөһиме. Чөнки тирә-якка карасак, күп кенә югары уку йортларында Һаллоуин бәйрәмен үткәрәләр. Мин аның нинди бәйрәм икәнен аңламыйм. Һәм аңларга да теләмим, чөнки ул нормаль кешегә аңлашылмый да. Әйе, ул бәйрәмнең ниндидер тамырлары бар, әмма студентларга нәрсә бирә ала ул бәйрәм?” диде ул.

Быел фестиваль гадәти бәйрәм булып кына түгел, ә Салих Сәйдәшевның 110 еллыгына багышланган чара буларак үтте. Композиторга багышланган бәйрәмне Ветеринария академиясе шәһәрдә беренчеләрдән булып уздыра. Бу турыда Салих Сәйдәшев музее мөдире Эльвира Низаметдинова да әйтте:

“Музыкаль булмаган, башка юнәлештәге югары уку йортының татарның бөек композиторына игътибар бирүе хөрмәткә лаек. Минем Салих Сәйдәшев турында татар җыр сәнгатенә нигез салучы буларак әйтәсем килә. Чөнки нәкъ аның иҗаты нигезендә татар җыр мәдәнияте үсә. Әмма аның уникаль булып торган музыкаль драма жанрын ачуы – иң мөһим казанышы.

Кызганыч, татар театры бүген бу жанрны кулланмый, әмма бөтен Русия кинематографиясендә аны еш очратырга була. Нәкъ Салих Сәйдәшев ярдәме белән татар музыкасында инструменталь күптавышлылык булдырыла”, диде Эльвира Низаметдинова.

Рөстәм Зарипов белән Вера Сәйдәшева

Музей мөдире композитор ярдәме белән татар халкында хор белән җырлау булдырылуын, Салих Сәйдәшевның Татарстан радиосының беренче музыкаль редакторы һәм хәзерге заман сүзе белән әйткәндә, беренче диджее булуын да әйтеп узды.

Фестивальдә бары тик татарча чыгышлар гына ясалды. Биредә Ветеринария академиясе студентлары гына түгел, башка югары уку йортлары студентлары да катнашты. Чарада җыр-биюләр, юмористик чыгышлар да булды.

Кичәгә Салих Сәйдәшевның туганнары да килде


Кичәгә Салих Сәйдәшевның өлкән улы Альфредның тормыш иптәше – Вера Сәйдәшева да килгән иде. Ул композитор турында истәлекләре белән бүлеште:

“Беренчедән, ул бик чибәр, укымышлы, интеллигент кеше иде. Ул кешеләргә карата бик игътибарлы иде. Шулай ук ул йомшак һәм оныкларына карата бик игътибарлы бабай да иде әле. Әмма халыкның Салих Сәйдәшевка булган игътибары, мәхәббәте мине әле дә шаккатыра”, диде Вера Сәйдәшева.

Фестиваль студентларның бертавыштан “Без татар булуыбыз белән горурланырга тиеш!” дигән сүзләре белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG