Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси золым корбаннары Миңнехановка хат язган


Хәтер һәйкәле янында узган ел искә алу чарасы
Хәтер һәйкәле янында узган ел искә алу чарасы

Сәяси репрессиягә дучар булганнар үзләрен II дөнья сугышы ветераннары белән тиңләргә тәкъдим итә.

Казан шәһәре Идел буе районында яшәүче сәяси репрессиягә дучарлар оешмасының башлыгы Фәрзәнә Кулеева сүзләренчә, репрессиягә эләгеп исән калганнар әле һаман да Русиядә мөртәт, ягъни читкә кагылганнар хәлендә.

“Безнең булган күп ташламаларны кире алып бетерделәр. Теш утырту белән телефон кертү генә калды. Бу нәрсә инде? Тешне бер тапкыр куйдырасың һәм телефонны да бер тапкыр гына кертәсең бит.

Ленинград камалышында (блокадасында) булганнарны сугыш ветераннары итеп саныйлар. Безне дә алар шикелле санауларын телибез. Арабызда бик күпләр 1945 елга кадәр туган. Мин үзем 38нче елгы.

Сугыш вакытында икеләтә авырлыклар кичердек. Беренчедән, сугыш аркасында, икенчедән, репрессиягә дучар булганга кешегә санамадылар. Без үзебезне шулай ук сугышта катнашучылар рәтендә күрәсебез килә.

Элгәре фатир түләүләре өчен бөтен гаиләбездән ярты бәя генә ала иделәр. Хәзер репрессияләнгәннәр генә ярты бәя түли.

Аннары без бер тапкыр гына түләнә торган акча да (единовременная компенсация) көтәбез. Блокада һәм концлагерьларда булганнарга бирделәр аны. Ә безгә бирмиләр. Ә без әле дә читкә кагылган кеше булып калдык. Безгә беркем бер тиен бирми.

Безне бит өйдән дә куганнар, бөтен малны һәм мөлкәтне дә талап алганнар. Андыйларга компенсация булырга тиеш”, диде Кулеева.

Узган ел да 30 октябрь көнне сәяси репрессиягә дучар булганнар Татарстан һәм Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать кабул иткән иде. Әлегә кадәр бернинди үзгәрешләр дә булмаган. Колакларына да элмәделәр, ди Фәрзәнә Кулеева.

Татарстан президенты Миңнеханов бу юлы дәшмәсә, хатны Русия президентына да язып карарга исәпләре бар.

Репрессиягә дучар булганнарның пенсияләренә Русия хөкүмәте һәр ай саен 451 сум акча өстәп түли икән. Аның 302 сумы шәһәр транспортында йөргән өчен китә.

Репрессия корбаннарын искә алу көне алдыннан Казанның социаль яклау бүлекләре үзләренчә бәйрәм дә ясаган. Урыннан тора алмыйча авырып ятучыларга азык-төлек җыелмасы өләшкәннәр, концерт карарга килгәннәргә берәр тартма конфет эләккән.

Фәрзәнә Кулеева әле шушы арада гына “Хәтер китабы”ның мөхәррире Анатолий Иванов белән сөйләшкән. Иванов: “Татарстанда 50 мең кеше кулга алынган булган”, дип әйткән. 5мең 730 кеше атылган. Алар арасында 154 хатын-кыз да булган. Менә монысы бигрәк тә зур фаҗига, аларның балалары да булган бит, дип белдерә Кулеева.

Сәяси репрессиягә дучар булганнар хөкүмәттән үзләренә тиешен ала алмыйча, әкрен генә бакый дөньяга күчә тора.

“Безнең оешмада 567 кеше иде, хәзер 404 кенә калды. Аларның йөри ала торганнары 130 кеше, ә калганнарының я күзләре күрми, я инфаркт, я инсульт кичергәннәр”, ди Кулеева. Казанда 2 мең ярымлап кеше исән икән, ә республикада 5,5 меңнән әз генә артыграк.

Быелның 30 октябрендә дә сәяси репрессиягә дучар булганнар һәм аларның балалары башта Архангель зиратына барачак, аннан Хәтер һәйкәле янында искә алу чарасы була.
XS
SM
MD
LG