Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең күптәнге хыялы – татар балалар бакчасы булдыру тормышка ашты.

Удмуртиядә яшәүче халыкларның телен, мәдәниятен, сәнгатен саклап калу өчен мөмкинлекләр тудырыла. Удмуртиядә 110 меңгә якын татар яши. Мәктәпләрдә татар теле укытыла, дөрес, аларның саны елдан-ел кими. Сабыйлар бакчаларда туган телен өйрәнә, милли тәрбия ала. Татар иҗтимагый үзәгенең күптәнге хыялы – татар балалар бакчасын булдыру тормышка ашты. Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасына шушы көннәрдә “Энҗе” дигән исем кушылды. Агымдагы елдан нәниләргә татар теле факультатив буларак түгел, дәрес буларак алып барылачак.

Бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова
Балалар бакчасы мөдире Бриллиант Абдрахманова, бакчаның татарча “Энҗе”дип аталуы, дөрестән дә, милли тәрбия алып бару, укыту өчен зур мөмкинлекләр ачуын әйтте.

Сабыйларының туган телендә сөйләшеп, милли нигездә тәрбия алуын теләгән ата-аналар быел 107нче бакчаның татар төркеменә китергәннәр. Бу төркемдә барлыгы 29 малай һәм кыз. Әлегә аларның барысы да бакчага йөрми дә икән. Әмма тәрбиячеләргә һәркөн ике дистәгә якын, күп очракта, сөйләшә дә белмәгән сабыйлар белән эшләве җиңел түгел.

Тәрбияче Гөлфия Абдуллина балаларның телен ачыр өчен күп эшләргә кирәк диде. Әлегә нәниләр туган телне уен рәвешендә өйрәнә. Сабыйлар апалары артыннан хәрәкәтләрне тырышып кабатлый. “Кайбер балалар татар телен белеп килә, чөнки әти-әниләре өйдә татарча сөйләшә. Әмма әле бөтенләй сөйләшә белмәгән балалар да бар. Без әти-әниләре белән бик тыгыз элемтәдә, бергә эшлибез”, диде Гөлфия Абдуллина.

Апалы-сеңелле Гөлфинә Шәехова белән Гөлчәчәк Маһиянова улларын шушы бакчага китергәннәр. Ике гаиләгә дә бакчага йөрергә җайсыз. Алар улларын шәһәрнең башка почмакларыннан, ерак һәм җайсыз булуына карамастан, бу бакчага йөртергә булганнар.

“Без авылда үстек. Татар телен беләбез. Улыбыз да белә. Аның туган телендә сөйләшеп, тагын да күбрәк белеп үсүен телибез”, диде Гөлфинә Шәехова.

Диләрә белән Ясминә (у) “Энҗе» бакчасына йөри
Гөлчәчәк Маһиянова: “Бу бакчаны беренче күрүемнән үк ошаттым. Төзек, чиста. Ике туган Булат белән Ислам бергә булгач, бакчага да бик тиз күнделәр. Әле бер ай гына йөриләр, бик күп һөнәрләргә өйрәнделәр. Тәрбиячеләр бик ошый. Татар бакчасы булуы бик кирәк. Бүген шәһәр балалары туган телен белми. Биредә алар татар телен, моңын ишетеп үсәчәк”.

Бакчаның татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова кечкенәләр төркемендәге сабыйларның ата-аналары бик әүзем булуын әйтте. Күптән түгел бакчада бәйрәм булган. Ата-аналар, хәтта әби-бабайлар да бик теләп катнашканнар. Балаларның сәләтен үстерүдә дә бергә эшләргә ышандырган олылар.

Нәниләр белән әлегә хәрәкәтле уеннар үзләштерәләр. Ә инде җырлар, биюләр, һәм, телләре ачылгач, матур шигырьләр дә өйрәнәчәкләр. Ә менә урта төркемгә йөрүче сабыйлар ана телен факультативта гына өйрәнсәләр дә, инде матур җырлар башкаралар, шигырьләр сөйлиләр .

“Энҗе” бакчасына йөрүче сабыйлар киләчәктә татар телендә матур итеп сөйләшергә өйрәнер өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Быел балалар ана телен дәрес буларак өйрәнә башлаячак. Балалар белән дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып бару өчен Казаннан бик күп методик ярдәмлекләр дә алып кайтканнар. Татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова әйтүенчә, Казанда булып узган татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре корылтаенда коллегалары белән аралашып, тәҗрибә туплап кайтканнар.

Бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова, киләсе елда да татар төркеменә сабыйларын китерергә теләүче ата-аналар саны ким булмас, дип ышана.

XS
SM
MD
LG