Accessibility links

Төркиянең Республика көнен Татарстанда да бәйрәм итәләр


29 октябрь – Төркиядә Республика көне. Төркия җөмһүрияте корылуга 87 ел тулуны Казанның “Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә зурлап билгеләп үтәчәкләр. Аны Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы оештыра. Чарага 400дән артык кунак чакырулы.

Татарстан белән Төркия республикалары арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең нигезе элекке заманнарга барып тоташа. “Тимер пәрдә” чорында юк дәрәҗәсендә булган ике республика элемтәләре, Советлар Берлеге таркалганнан соң күзгә күренеп арта башлады.

1995 елның 22 маенда ике ил арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне җайга салу турында килешү төзелде. Әлеге килешү нигезендә 1996 елда Казанда Төркия республикасының генераль консуллыгы, 1997 елда исә Истанбул шәһәрендә Татарстан вәкиллеге ачылды.

Барлык әлеге вакыйгалар ике республика арасындагы сәүдә әйленешенең артуына сәбәпче булды. Әйтик 2001 елда Татарстаннан Төркиягә экспорт 5 миллион доллар гына булса, узган ел исә бу күрсәткеч 1 миллиард 541 миллион долларга җиткән. Шул ук 2001-2009 еллар арасында Төркиядән импорт 2 миллион доллардан 57 миллион долларга гына арткан. Моны белгечләр Татарстан өчен яхшы икътисади күрсәткеч дип бәяли.

Әлбәттә, Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр сәүдә белән генә чикләнеп калмый. Берүк вакытта мәдәни багланышлар да арта.

Төркиянең төрле шәһәрләрендә уздырылып торучы фәнни конференцияләрдә Татарстан галимнәре үз фикерләрен ишеттерә. Төрек галимнәре дә Казанга еш килә. Бу очрашуларга әлбәттә атнага 4 мәртәбә сәфәрләр оештыручы “Татарстан” һәм “Төрек һава юллары” очкыч ширкәтләре дә үз өлешен кертмичә калмый.

Ике республиканың баш архив идарәләре арасында да тыгыз хезмәттәшлек урнашуы, тарихи документларны үзара алмашу, аларны китап итеп бастырып чыгару эшләре киң җәелеп бара.

Казанда үзләренең борынгы нәселләрен барлаучы Төркия татарлары да еш кунак була.

Истанбул шәһәрендә Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан вәкиллеге һәм Истанбул шәһәр хакимияте ярдәме белән ел да зурлап җәй айларында Сабан туе һәм башка бәйрәмнәр оештырылып килә.

Бүгенге көндә Казанда төрекләрнең “Анадолу” милли-мәдәни мохтарияте эшли. Ул 2004 елның декабреннән бирле төрек ватандашларының мәсьәләләрен чишү, төрле чаралар оештыру өстендә зур эш башкара. Аның җитәкчесе Йосыф Саглам оешманың эшчәнлеге белән таныштырды.
Казанда яшәүче төрекләрнең "Анадолу" милли-мәдәни мохтарияте рәисе Йосыф Саглам

“Без Казанда һәм Татарстанда яшәүче төрекләрнең милли бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен саклар өчен төрле чаралар, бәйрәмнәр уздырабыз. Телебезне, мәдәниятебезне саклап калу өчен балаларыбызны мәктәпләрдә укыту чаралары белән шөгыльләнәбез. Бүгенге көндә “Салават күпере” исемле башлангыч мәктәптә төрек балалары белем ала”.

Бу оешмага ничә төрек әгъза булып тора, дигән сорауга Йосыф әфәнде болай җавап бирде:

“Безнең өчен бу оешмага әгъза булучылар саны мөһим түгел. Без күбрәк мондагы барлык төрекләргә дә ярдәм итәргә тырышабыз. Чөнки төрекләр монда җирле халык түгел. Алар киләләр дә китәләр. Күпчелеге бер елга, берничә елга дип килә. Без аларның Казанда яшәгәндә барлыкка килгән проблемнарын чишәргә ярдәм итәбез, бергәләп бәйрәмнәрдә очрашабыз”, ди Йосыф әфәнде.

Йосыф Саглам ике республика арасында елдан-ел арта барган сәүдә мөнәсәбәтләренең мәдәни элемтәләрне дә ныгытачагына ышана.

“Мәдәният бер яктан бик кирәк нәрсә. Бүгенге көндә сәүдәсез дә булмый. Русия белән Төркия дә бер-берсенә бик кирәк. Чөнки бик күп өлкәдә Төркиянең Русиягә, шулай ук Русиянең Төркиягә ихтыяҗы бар. Бу җәһәттән зур эшләр алып барыла. Әле күптән түгел генә Казанга эш форумына төрек эшмәкәрләре килеп киткән иде.

Президентлар да, премьер-министрлар, министрлар да очрашып торалар. Алга таба сәүдә мөнәсәбәтләре тагын да артыр дип ышанам. Сәүдә белән алып барылган эшләрне мәдәният белән ныгытсак, бигрәк тә әйбәт булыр иде. Чөнки халыклар бер-берләренең мәдәниятен белмәсә, алга таба авырлыклар килеп чыгарга мөмкин.

Без бер-беребезнең мәдәниятләрен өйрәнеп, бер-беребезгә тагын да якынаябыз. Бер-беребезне яхшылап белгәч, үзара хөрмәтебез һәм дуслыгыбыз тагын да арта. Һәм шулай киләчәккә дә бергә карарбыз дип уйлыйм”, диде Йосыф әфәнде.

Әйе Татарстан белән Төркия республикаларын күп нәрсә бәйли. Бу бәйләнешләрне сакларга, ныгытырга һәм үстерергә генә кирәк.
XS
SM
MD
LG