Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ белән Русия наркотикка каршы уртак чаралар уздырды


Русия һәм АКШ махсус көчләре Әфганстанда әфьюн җитештергән корылмаларга каршы уртак чаралар үткәрде. АКШ һәм Русиянең наркотикка каршы көрәш идарәсе ясаган белдерүдә, Пакстан чиге янында оештырылган операциядә бер тоннан артык әфьюн табылуын һәм аларның юк ителүен белдерде.

Идарә башлыгы Виктор Иванов кулга алынган малларның базардагы бәясе 250 миллион доллар булуын һәм аның Үзәк Азиягә җибәрү ниятендә әзерләнгән булуы әйтте.

Русия белән АКШ арасында беренче тапкыр мондый уртак чара узды.

Русия наркотик әйләнешен үз иминлегенә зур куркыныч буларак күрә һәм Әфганстанда наркотикка каршы күреләчәк чараларда АКШ һәм НАТО хәрбиләре белән хезмәттәшлекне арттырырга теләвен белдерә.

Ике ил арасында мөнәсәбәтләрне җайлаштыру карарыннан соң Русия Әфганстанда хезмәт иткән АКШ һәм НАТО хәрбиләренә әйбер белән тәэмин итү өчен үз җирлеген куллануга рөхсәт иткән иде.
XS
SM
MD
LG