Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар балалары лидерлыкка омтыла


Ләйсән Төхвәтуллина
Ләйсән Төхвәтуллина

2010 елның 31 октябреннән 4 ноябренә кадәр Казанда беренче тапкыр «Татар балалар лидеры мәктәбе» уздырылачак. Аны Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте, «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

Әлеге чара Татарстаннан читтә яшәүче татар балаларын, татар яшьләре оешмаларында эшләүче активистларны барлау, аларга ярдәм итү, киләчәктә үзләрен күрсәтү һәм үсү өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә. Шулай ук татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә урнашкан татар милли-мәдәни мохтариятләрендә татар балалары белән эшләүнең аерым бер юнәлешен булдыру күздә тотыла.

“Әлеге мәктәп төрле төбәктә яшәүче 30 баланы бергә җыячак. Балалар Удмуртия, Ульян, Әстерхан, Новосибирски, Мари иле, Мордовия, Казакъстаннан һәм башка регионнардан килде. Програм кысаларында төрле профессорлар белән очрашулар, татар тарихы һәм теленнән остаханәләр планлаштырылган, интернет аша татар телен үзләштерү алымнарына төшендерәчәкбез”, диде “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Төхвәтуллина.

Бу мәктәп Русия төбәкләрендә яшәүче яшь татарларның милли эшчәнлегенә, гореф-гадәтләр саклануның һәм телнең үсешенә уңай йогынты ясаячак. Дүшәмбе көнне Татар балалар лидеры мәктәбенә җыелучылар “Азатлык” радиосының Казан бүлегенә киләчәк.
XS
SM
MD
LG