Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:09

Милли музейның Удмурт автономиясе төзелүенә багышланган яңа күргәзмәсендә татар һәм башка милләтләр турында онытканнар.

4 ноябрь – Удмуртия дәүләтчелеге көне. Удмурт иле дигәч тә, беренче чиратта, аның салкын сулы, чиста чишмәләре һәм ачык сары төстәге чәчкәләре күз алдына килеп баса. Әмма Удмуртиядә иң кыйммәтлесе – аның халкы. Республикада дустанә мөнәсәбәттә, бер-берсен аңлап, 110 милләт вәкиле гомер итә. Алар арасында сан ягыннан күпчелекне тәшкил иткән халыклар – руслар, удмуртлар һәм татарлар. Бу һәм башка халыкларга гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, сәнгатен, туган телен саклап калу һәм үстерү өчен берникадәр мөмкинлекләр тудырылган.

Быел Удмурт автономия республикасы оешуга 90 ел тула. Удмурт республикасының туган көне уңаеннан Милли музейда яңа күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Удмурт автономия республикасын булдыруда катнашучы шәхесләрнең фоторәсемнәре, алар турында мәгълүмат, завод-фабрикаларының хезмәт алдынгылары фотосурәтләре, аларның нәтиҗәле эшләрен дәлилләгән документлар урын алган. Шулай ук махсус стендларда Удмурт илен танытуга, республиканың үсешенә өлеш керткән шәхесләр, биредә җитештерелгән продукция турында да кызыклы мәгълүматлар бар.

Шушында ук 1920-30нче елларда кулланышта булган җиһазлар белән дә танышырга мөмкин. Күргәзмәдә урын алган өстәл, урындыклар шулай ук ул елларның атмосферасын да тудырган. Музейның этнография бүлеге хезмәткәре Резедә Әхмәтвәлиева сүзләренчә, алар Удмурт автономиясенең беренче җитәкчесе Иосиф Наговицынның эш бүлмәсеннән музейга тапшырылган булган.

Мәшһүр Галина Кулаковага багышланган почмак
Беренче экспонатлар арасында Вотская автоном өлкәсенең – Удмурт иле 1920 елда шулай аталган – картасы да бар. Ул картаны карап гаҗәпләнәсең дә. Беренчедән, аның аталышы, чөнки хәзер ул Удмуртия дип атала; икенчедән, республика чикләре 1920 елда үзгә булган. Ул вакытта Кама елгасының аръягында урнашкан Камбарка районы, башка җирләр Вотская автоном өлкәсенә кермәгән булган. Ул җирләр республикага соңрак кушылган.

Күргәзмәнең күп өлеше республика һәм илебез күләмендә генә түгел, чит илләргә даны таралган шәхесләргә багышланган. Алар арасында хезмәт батырлары, танылган артистлар, язучылар, табиблар, спортчылар. Танылган архитектор Орлов, төбәкне өйрәнүче Анатолий Ефремов, аның китаплары буенча студентлар, укучылар бүген дә республиканы өйрәнә. Удмурт хатын-кызлары арасыннан беренче булып профессор дәрәҗәсенә җиткән балалар табибы Александра Перевощикова турында күп мәгълүмат тупларга мөмкин.

XX гасырның легендасы – Галина Кулакова, ул 1972 елда Япониянең Саппоро шәһәрендә узган Олимпия уеннарында чаңгы ярышында өч алтын медальгә ия булды, тугыз тапкыр дөньякүләм ярышларда беренче урыннарны яулады.

Күргәзмәгә килгән һәр кешедә кызыксыну да, горурлану хисе дә уятачак экспонатлар да бар. Болар – Иж заводында утызынчы елларда җитештерелгән беренче мотоцикллар.

Иж матайлары татар авылларында да популяр иде
Ижауда мотоцикллар җитештерүнең сәбәпчесе – талантлы инженер һәм мотоциклларда йөрергә яратучы Петр Можаров булган. Ул Советлар Берлегендә мотоцикллар җитештерүне сериягә куючы буларак билгеле. 1928 елда ул рәсми рәвештә Иж заводларында мотоцикллар чыгару турында тәкъдим белән чыга. Тиздән Можаров җитәкчелегендә конструкторлар бюросы барлыкка килә. Нәкъ аның кул астында эшләүчеләр мотоциклның сызымнарын ясый, беренче машиналарны җыя.

Шушы мотоциклларны сынап карау өчен йөреш (мотопробег) оештыралар. Ул хатын-кызлардан гына тора. Алар Ижаудан Мәскәүгә, Мәскәүдән Ижауга кире әйләнеп кайта.

Ижауда мотоцикллар даими рәвештә 1946 елда җитештерелә башлый. 1970нче еллар азагында елына 350 меңләп ИЖ маркалы мотоцикл җыялар. Әмма бүген, кызганычка каршы, техник җитешсезлекләр аркасында, алар кулланыштан төшеп кала бара. ИЖ мотоциклларын авылларда йөк ташу өчен һәм бик кыйммәт булмавы сәбәпле сатып алалар икән.

Музей бүлмәсе зур түгел. Биредә удмурт халкының күп кенә шәхесләре турында бай мәгълүмат алырга мөмкин. Әмма республиканың үсешенә татар һәм башка милләт вәкилләре дә күп көч кертте. Күңел өчен генә булса да, алар арасыннан берәр шәхес турында сөйләргә мөмкин булыр иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG