Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:22

Чаллы татарларының төп басмасы – “Шәһри Чаллы” газеты. Аны “Татмедиа” агентлыгы гамәлгә куя. 28 октябрь көнне “Шәһри Чаллы” бер мең кешелек “Энергетик” мәдәният сараен тутырып, 20 еллык бәйрәмен уздырды.

1990 елдан башлап Чаллыда дистәдән артык исемдә татар газетлары дөньяга аваз салды. Ләкин күпчелегенең гомерләре кыска булды. Русиянең иң зур автомобиль ширкәте саналган КамАЗның да татар матбугатын “өстерәп” барырга хәленнән килмәде. Ширкәт нәшер иткән “Нур” газеты моннан 6 еллар чамасы элек ябылды.

Хәзерге вакытта Чаллыда 3700 данә белән “Шәһри Чаллы”, 1000 данәдә “Азатлык” газеты нәшер ителә. “КамГэсЭнергострой” төзелеш оешмасы “Камские зори” газетын урысчадан татарчага тәрҗемә итеп 900 данәдә тарата. 220 меңнән артык татар яши дип саналган Чаллыда милли матбугатның торышы шундый. Шушы вәзгыятьтә “Шәһри Чаллы” газеты 20 еллыгын билгеләп үтте.

Тантана алдыннан редакция хезмәткәрләре әлеге газетка яздыруны да оештырганнар иде. Өлкән яшьтәге бер апа гозерләнеп бушка язылу мөмкинлеге белән кызыксына. Мөхсинә Шәйхетдинова икән. Элек эшләгән оешмасы аңа шушы газетны буләк итеп яздырган.
Исламия Хәйбуллина

“Мин – сугыш елларының тулы ятиме, 1936 елгы. Тиздән Чаллыга килүемә 50 ел була. Элек пенсия акчасына бу газетка языла идем. Хәзер элекке эшемдә бүләк итәләр. Газет бик ошый”, дип ассызыклый Мөхсинә апа.

“Шәһри Чаллы” газетын татар китапханәләре дә яздырып ала. Китапханәләрдә бу басманың дәрәҗәсе нинди, укучылар кызыксынамы? Шәһәр үзәк китапханәсендә озак еллар эшләүче Исламия Хәйбуллина фикерен белдек.

“Татарлар “Шәһри Чаллы”ны бик яратып укый. Татар дөньясы, әдәбият һәм сәнгать яңалыклары белән шул газет аша танышалар. Кызганыч, китапханәгә бер генә данә алабыз. Ике-өч булса, укучыларга өйләренә дә биреп торыр идек. Ә болай бездә генә укый алалар”, ди Исламия ханым.
Флүзә Фәррәхова

Газетның баш мөхәррире Флүзә Фәррәхова “Шәһри Чаллы”ның тарихына беркадәр тукталды.

“Шәһри Чаллы халык таләбе белән дөньяга туды. Шәһәр Шурасы 1990 елның июнь аенда махсус карар кабул итте һәм тиз арада, 24 августта беренче саны басылды. Халык аны зарыгып көткән, күрәсең, газет “Азатлык” мәйданында күз ачып йомганчы таралып бетте. Шуннан бирле без халык соравына битараф түгел”, диде мөхәррир.

“Бердәм Русия” газетка ярдәм вәгъдә итә

Бәйрәм тантанасында редакция исеменә шәһәр, “Татмедиа”, ширкәт-оешма җитәкчеләре котлау, мактау сүзләре әйтте, бүләкләрен тапшырдылар. Тантанага җырлар алып килгән Зөһрә Сәхәбиева, Гөлдания Хәйруллина, Габидулла Хөрмәтуллин бәйрәм бизәге булдылар.

Заманында “Шәһри Чаллы”да эшләп киткән журналистларны, хезмәткәрләрне сәхнәгә чакырып, рәхмәт сүзләре дә әйтелде. Ә менә шушы басмада берничә ел эшләгән, хәзерге вакытта “Азатлык” радиосы хәбәрчесе исеме телгә алынмады.

Бу күренешкә хәбәрче бер бөртек үпкәсен белдерми. Шулай булырга да тиеш иде. Эреле-ваклы түрәләр алдында, 1000 кеше җыелган җирдә “Азатлык” хәбәрчесе исеме телгә алына алмый. Монысы инде татар җәмгыятенең бер өлешенең һаман куркаклык, шомлану, ярарга тырышу халәтендә яшәвенә, шул халәттән арына алмавына, демократия тарафына атларга сәләтле булмавына ишарә ясый, шикелле.

Шагыйрь Галиәхмәт Шаһида тантана барышында мондый фикерләр туган.

“Шәһри Чаллы” газеты халыкның “азатлык” дигән өмет канатына ияреп килде. Ул чорда аның мәкаләләре күпкә кыюрак иде”, диде шагыйрь.

Газетны юбилей белән котлаучылар арасында “Бердәм Русия” фиркасе вәкиле булып, шушы фикерен җиткерде: “Сез языгыз, халыкка мәгълүмат таратыгыз. Ә без кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG