Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сайлауга әзерләнә


2 ноябрьдә американнар ара сайлауда катнашу өчен сайлау бүлекләренә киләчәк. Белгечләр фикеренчә, бу Кушма Штатлар Конгрессындагы көчләр нисбәтен үзгәртүгә китерәчәк.

Сишәмбе Вәкилләр пулатындагы 435 һәм Сенаттагы 100 урынның 37сенә вәкилләр сайланачак. Моннан тыш күп кенә американнар үз штат губернаторлары өчен дә тавыш бирәчәк.

2008 елгы сайлауда демократлар Конгресста күпчелектә булды. Сенатта алар 57 урын алды, республиканнар 41 кеше иде, тагын ике бәйсез сенатор булды, алар исә шулай ук демократлар өчен тавыш бирде. Вәкилләр Пулатында демократлар саны 257, республиканнарның - 178.

Соңгы уздырылган сораштыруларга нигезләнеп сишәмбе узачак сайлауда республиканнар Вәкилләр пулатында күбрәк урын алыр, ә Сенатта исә өстенлек демократларда булыр дип фаразлана.

2008 елны күпчелек халык үзгәрешләр һәм уңышларга өметләнеп Барак Обама һәм аның демократлар партиясе өчен тавыш биргән иде.

Инде ике ел дигәндә, бу өметләр сүрелде. Чөнки алар вәгъдә ителгәнчә икътисад үсеш алды дип санамый.

Сайлаулар белгече һәм Беркели университеты профессоры Брюс Кейн сүзләренчә, икътисад исә үсеш ала алмаганга халыкта Обама һәм демократлар вәгъдә иткәнне үти алмады дигән хис туды.

“Икътисад проблемасы Обама кешеләре өчен бик авыр мәсьәлә булды. Алар ярдәм пакетын бүлү һәм эшсезлек проблемасын тиз генә хәл итеп булыр дип уйлады. Ләкин бөтен дөньядагы кебек бу шактый авыр мәсьәлә иде һәм эшсезләрнең саны әле дә югары булып кала. Кайберәүләр бу план җитәрлек түгел дип саный, башкалар киресенчә уйлый. Өченчеләр ул тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмады дип саный”, ди ул.

Эшсезлек мәсьәләсенең хәл ителмәве американнар канәгатьсезлегенең төп сәбәбе. Чөнки ул 10% тирәсен тәшкил итә. Икътисадның кайбер өлкәләрендә үсеш сизелә, ләкин алар яңа эш урыннарын инде булдырмый. Чөнки азрак хезмәткәрләр белән эшләүгә ияләште.

Обама сәяси сатира тапшыруында катнашты


New York Times/CBS News уздырган сораштыру күрсәткәнчә, элек Обама өчен тавыш биргән кешеләрнең күпчелеге инде быел республиканнарга өстенлек бирәчәген әйткән.

Җәмәгатьчелек фикере нәтиҗәләренә күз салсаң, күпләр инде сәясәт өлкәсендә тәҗрибәсе аз булган намзәт өчен тавыш бирергә әзер булуын әйткән. 25% исә демократларга да, республиканнарга да карамаган кеше өчен тавыш бирәчәген әйткән. АКШта соңгы сайлау вакытында яңа сәяси хәрәкәт барлыкка килгән иде. Әлеге "Чәй мәҗлесе"/"Tea Party" дигән хәрәкәт үзен ерак 1773 елдагы хәлләргә бәйли. Ул чакта Бөекбритания салымнарына каршы американ эшчеләре корабка төялгән бөтен чәйне елгага ташлаган булган. Тарихка ул Бостондагы "Чәй мәҗлесе" дип кереп калды.

Әлеге чәй мәҗлесе хәрәкәтенә күпчелектә элекке республиканнар керә. Әмма алар хәзерге бер генә сәясәтчедән дә канәгать булмавын әйтә. Алар барлык проблеманың төбендә Обама тора дип саный.

Ләкин ноябрьдә узачак сайлауда демократларның җиңелү ихтималлыгы турында сүзләр арткач Ак Йорт тик кенә утырмады. Обама демократлар партиясе исеменнән төрле чаралар үткәрде.

Чәршәмбе көнне төнлә, ул хәтта барлык американнар яратып карый торган, Дҗон Стюарт алып барган 30 минутлык “Көндәлек шоу”да да катнашты.

Стюарт еш кына җитешсезлекләрен күрсәтеп күп кенә сәясәтчеләрдән көлергә ярата. Обама өчен дә бу тапшыруда катнашу җиңел булмады.

Ул авыр чордагы 18 айда шактый эш башкарылуын һәм киләчәк елларда тагын да күбрәк эшләячәкләрен белдерде.

Кейн сишәмбе көнге сайлаулар Обаманың ике ел президентлыгына бер күрсәткеч булып торуын әйтте. Ләкин аныңча, демократлар бу сайлауда күбрәк югалтса да, моны әле 2012 елгы сайлауда Обаманың төшеп калуы дип фаразларга кирәкми. Чөнки элекке президентлар Билл Клинтон һәм Рональд Рейган вакытында инде шундый хәл күзәтелгән. Әмма алар президент булып торуның алдагы ике елында сайлауда җиңү өчен шактый күпне эшләүгә ирешкән.
XS
SM
MD
LG