Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:45

Сарытау мөслимәсенә һөҗүм эше мәхкәмәгә тапшырылган


Прокурор 15 яшьлек кызга һөҗүм иткән сарытаулы эшен мәхкәмәгә җибәрде.

5 апрель көнне Сарытау татар мәктәбенең 8 сыйныфында укучы Вика Кадыйрова укырга барганда каршысына килүче 19 һәм 20 яшьлек ике егетнең берсе аны тертеп җибәрә. Кызның кисәтүеннән соң алар аңа мыскыллы сүзләр әйтә башлый.

Тикшерүчеләр 20 яшьлек егетнең милли һәм дини нәфрәттән чыгып һәм хулиганлык сәбәпле кызны мыскыллаулары һәм ике тапкыр җилкәсенә сугуын ачыклаган.

Һәҗүм иткән ике егетнең берсе генә мәхкәмә алдына басачак. Икенчесе әлеге хәл булып 1,5 ай узганнан соң асылынып үлгән. Әмма “Комсомольская правда” язуынча, аның асылынуы һөҗүм белән бәйле түгел.

XS
SM
MD
LG