Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи АКШ-Русиянең наркотикка каршы уздырган чараларына канәгатьсезлек белдерде


Әфганстан президенты Хәмит Карзаи халыкара хәрби көчләр идарәсеннән Америка-Русиянең наркотик сәүдәсенә каршы уртак чаралар уздырылуына аңлатма таләп итте.

Карзаи әлеге чараларның Әфганстан хакимиятен кисәтмичә генә уздырылуын, ә моның бернинди кысага сыймавын белдерде.

Наркотик сәүдәгәрләренә каршы американнар белән уздырган уртак чаралар турында җомга көнне Мәскәүдә үткән матбугат очрашуында Русиянең наркотикка каршы көрәш идарәсе башлыгы Виктор Иванов сөйләгән иде.

Аның әйтүенчә, әлеге чаралар барышында 250 миллион долларга якын дип исәпләнгән тоннага якын һероин һәм морфий юк ителгән.
XS
SM
MD
LG