Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай һәм Япония бәхәсле мәсьәләләрне тикшерде


Вьетнам башкаласы Ханоеда ачылган Көнчыгыш-Азия илләре саммиты кысаларында Кытай һәм Япония хөкүмәт башлыклары Көнчыгыш Кытай диңгезендәге бәхәсле утрау мәсьәләсен тикшерде.

Әлеге районда япон чик сакчыларының Кытай көймәсен тоткарлаганнан соң ике тараф арасында дипломатик низаг туган иде.

Форумда катнашкан АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон мәсьәләне тыныч хәл итәргә чакырды.

Элегрәк Клинтон Вьетнам җитәкчелеге белән очрашып кеше хокукларын бозмаска өндәде.

Шулай ук Вьетнам президенты Нгуен Минь Чиет һәм Русия президенты Дмитрий Медведев сөйләшүләр уздырды.

Форум кысаларында Русия - АСЕАН – Азиянең көньяк-көнчыгыш илләре ассоциациясе саммиты узачак.
XS
SM
MD
LG