Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада сайлаулар үтә


Украина халкы бүген җирле шуралар һәм шәһәр башлыкларын сайлый.

Тавыш бирү алдыннан уздырылган фикер белешүләргә караганда, хакимияттәге Регионнар партиясе намзәтләренең үзәк һәм төньяк төбәкләрдәге җирле шураларга күпләп үтәчәген фаразлап була.

Сайлаучылар 50ләп фирка һәм намзәт арасынннан сайлап алырга тиеш.

Украина үзәк сайлау комиссиясе рәисе Володимир Шаповал сүзләренә караганда, тавыш бирү тыныч бара.

Сайлау алдыннан оппозициядәге фиркаләр Регионнар партиясен хакимияттәге йогынтысын үз файдасына куллануда гаепләде.

Президент Виктор Янукович сайлау вакытында хәрәмләшүләр була калса - гаепле кешеләрнең җәза алачагын белдерде.

Тавыш бирүне чит илләрдән килгән 2500ләп белгеч күзәтә.
XS
SM
MD
LG