Accessibility links

Йәмәндә почтага бомба салучыны эзлиләр


Йәмән иминлек көчләре почта белән АКШка шартлаткыч җибәрүгә бәйле шикле кешеләрне эзләүне дәвам итә. Кичә 22 яшьлек студент кыз һәм аның 45 яшьлек әнисе тоткарланды, дип хәбәр ителә.

Иминлек хезмәте ялган документлар кулланып почта белән эш итүчеләр саны күбрәк булырга мөмкин, дип фаразлый.

Йәмәннән АКШка юллаган ике пакет җомга көнне Британия һәм Дубайда булган тикшерүләр вакытында табылды. Пакетларга шартлаткыч куючыларның Әл-Каидәгә бәйле булуы шикләнелә.

Пакетларның аеруча оста төрелгән булуы хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG