Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:47

Индонезиядә янартау ут чәчә башлады


Индонезиянең Ява утравында берничә көнлек тынлыктан соң Мерапи янартавы яңадан ут чәчә башлады. Күрше авылларга куркыныч яный.

Сишәмбе көнне янартауның көлендә 38 кеше янып үлде. 50 меңләп кеше башка урынга күчерелде. Аларның күбесе кире өйләренә кайткан, дип хәбәр ителә.

Дүшәмбе көнне Индонезиядә булган икенче бер табигать казасы – җир тетрәүдә югалганнарны эзләү дәвам итә. Аларның саны 100дән артык, дип фаразлана. 435 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG