Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:58

Русия Вьетнамда атом ширкәте төзиячәк


Русия һәм Вьетнам атом ягулыгы ширкәте төзү турында 5.6 миллиард долларлык килешү төзеде. Һанойда бу килешүгә Русия президенты Дмитрий Медведев кул куйды.

Килешү нигезендә ике атом реакторы булган ширкәт төзелеше 2014 елда башланып өч-биш елда тәмамланачак. Бу Вьетнамның беренче атом ширкәте булачак.

Мәгълүмат агентлыклары хәбәр итүенчә, Вьетнам киләсе ике дистә елда сигез атом ширкәте төзергә җыена.

Медведев белән бергә Һанойга килгән Росатом идарәсе башлыгы Сергей Кириенко бу төзелешләрне "билгеләнгән вакытка тәмамлап була" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG