Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сара апа туганнарын эзләп табарга тели


Амурдагы Комсомольскида сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган таш
Амурдагы Комсомольскида сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган таш

30 октябрь – сәяси репрессия корбаннары көне Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә аерым әһәмияткә ия. Ерак Шәрекне Русия халкы әле дә “расстрельный” – атып үтерелүчеләр төбәге дип йөртә.

Ерак Шәрек үзе бөтенләе белән ышанычсыз төбәкләрдән санала – монда КВЖД төзелә, аклар гаскәре калдыклары, чит ил кешеләре – кытай һәм кореялар, мөхәҗирләрнең туганнары, күченеп килгән крестьяннар да күп була.

Япон диңгезе ярында Находка шәһәре исә барыннан да элек Колымага тоткыннар җибәрү өчен һәм тоткыннар порты буларак төзелә. Мондый төрмәгә озату лагерьлары Владивосток, Ванино, Хабаровски шәһәрләрендә дә күп ачыла.

Амурдагы Комсомольски шәһәре Хабаровски төбәгендә төзелгән тоткынлык системының үзәге була. Озак еллар комсомоллар төзегән яшьлек шәһәре дип йөртелгән Комсомольски, чынында исә, күбрәк Русиянең башка төбәкләреннән куылган тоткыннар тарафыннан төзелгән.
Реабилитация белешмәләре

Репрессия елларында бер Хабаровски төбәгендә генә да 40 меңгә якын кеше һәлак була. Бүгенге көндә монда сәяси җәзадан акланган 8 меңнән артык кеше яши.

30нчы елларда Идел-Урал төбәкләреннән бер гаепсез милләттәшләребезгә кулак мөһере сугылып, алар вагонлап Амур ярларына китерелә. Күбесенең язмышы әле булса хәтта туганнарына да билгесез. Мондагы татар һәм башкортлар арасында әти-әниләренең авыр язмышын күңелендә саклаганнар да очрый.

“Әтием Шәмсегали Гәбдрәхимов тумышы белән Актаныштан, әнием Муфоаза Госманова – Минзәләдән. Алар 1930 елны гаиләләре белән Татарстаннан Ерак Көнчыгышка куылган. Поезд белән айдан артык Хабаровскига, аннары баржаларга төяп Амур су юлы белән Ульчски районына алып килгәннәр аларны.

Монда бер тарлавык янында калдырып киткәннәр. Шунда алар җир казып, үзләренә торак ясаган. Соңрак Дяппе алтын приискына күчергәннәр”, дип сөйли Амурдагы Комсомольскида яшәүче Сара апа Бәдыйкова.

Дяппеда татарлар бик күп була. Үзара дус яши алар.Татарларның һәркөн кичен бергә җыелып, гармунда уйнап, җырлап утыруларын яхшы хәтерли Сара апа.

1949 елны прииск ябыла, Гәбдрәхимовлар гаиләсе Хабаровски төбәге Киселевка авылына күчерелә. Сара апаның әтисе Шәмсегали Гәбдрәхимов 39 яшендә үк вафат була, 4 баланы әнисе Муфоаза апа ялгызы карап үстерә.

Сара апа Бәдыйкова
Бүгенге көндә 72 яшьлек Сара апа әлләни зарланмый. Соңгы 12 ел эчендә Комсомольскиның социаль яклау бүлеге аны ике кат 30 октябрь көнне шәһәрнең Хәтер билгесе (истәлекле таш) янында үткән матәм чарасына чакырган.

“Бушлай телефон керттеләр, тешләремне дә караттым. Русиянең кай төбәгенә ялга барып кайтсам да, хөкүмәт юл чыгымнарын түләячәк. Татарстанга, әти-әниемнең туган җиренә кайтып килер идем, ләкин анда беркемем юк”, дип уфтана ул. Амурдагы Комсомольскида яшәүче Сара апа Бәдыйкованың иң зур теләге – туганнарын эзләп табу.
XS
SM
MD
LG