Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калифорния татарлары хәбәр итә


АТТА яшьләр түгәрәге әгъзалары Cypress Lawn зиратында
АТТА яшьләр түгәрәге әгъзалары Cypress Lawn зиратында
Үткән ай, Рамазан бәйрәменнән әүвәлге атна ахырында, АТТА яшьләр түгәрәге әгъзалары тагын бер тапкыр Cypress Lawn зиратына барып, ярдәмсөярлекләрен күрсәтте.

Һәр Рамазан һәм Корбан бәйрәменнән алдыннан гадәткә кергәнчә – ярдәмсөяр яшьләребез вафат әгъзаларыбызның кабер ташларын юдылар һәм чүпләрне җыйдылар.

Вакытларын аерып, бу эшне эшләгән ярдәмсөяр яшьләребезгә бик зур рәхмәт!


San Bruno янгынында зарар күргәннәргә ярдәм

Соңгы АТТА идарә җыелышында әгъзаларыбыз үткән ай San Bruno бистәсендә газ торбасы шартлап чыккан янгын һәлакәтеннән зарар күргәннәргә ярдәм итәргә карар бирде. АТТА исеменнән Кызыл Хач оешмасына мең долларлык чек җибәрелде.

Якындагы бу фаҗига бөтенебезгә тәэсир итте һәм күбебез бу һәлакәт җирен яхшы беләбез. Уй-фикеребез һәм догаларыбыз бу һәлакәттә һәлак булганнар, аларның гаиләләре һәм дуслары белән.


Якшәмбе балалар мәктәбе башланды

19 сентябрьдән һәркөн иртәнге сәгать 10да Якшәмбе балалар мәктәбе эшен башлады. Ике сәгатьлек програмда татар теле, рәсем, театр һәм бию дәресләре бар.

Бу програмда яңа укытучыбыз да катнаша. Гөлнара туташ Миңгалимова Казан университетын тәмамлап, биш ел Казанда укыткан. Сез дә рәхим итегез, балаларның ничек укулары һәм өйрәнүләре, бәлки, сезне дә кызыксындырыр.


Пәнҗешәмбе җыр кичәләренә чакырабыз

Каникуллар бетте, мәктәп башлады һәм җыр яраткан халкыбызга тагын җыелырга сәбәп бар: һәр пәнҗешәмбе кичке сигезенче яртыда АТТА бинасында җыелабыз. Белгән җырларны кабатлыйбыз һәм яңа җырлар өйрәнәбез.

Сез дә рәхим итегез! Җырлау шарт түгел. Тыңлап утырырсыз.


Корбан бәйрәме

Корбан бәйрәме 16 ноябрь сишәмбе көнне бинабызда бәйрәм намазы белән башлана. АТТА идарәсе әзерләгән бәйрәм ашы да кичен сәгать 7дә бинада булыр.


Хәбәрләр Америка Төрек-Татар Берләшмәсе
(ATTA) басмасының соңгы саныннан алынды




XS
SM
MD
LG