Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идрис Газиев: Татарстан һәм Башкортстан – бер ил ул


Казанда үткән иҗат кичәсеннән
Казанда үткән иҗат кичәсеннән

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Идрис Газиев 50 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсен Казанда да үткәрде.

30 октябрьдә кичке 6 тулганда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залына халык агылды. Композитор Ренат Еникеев замана җырчылары арасында Идрис Газиевне иң хөрмәт иткән шәхес дип белдерә. Ренат ага башка җырчыларның концертларына гомумән йөрми икән.

“Композитор һәм шагыйрь иҗатын бик үзенчәлекле итеп җиткерә белә. Аның кием дә, чыгыш та, авторларның стилен ачу да бар яктан килешле. Интеллект ягыннан күпләрдән аерылып тора.

Аның бу ягы фильмнар эшләгәндә дә күренеп тора. Үзе фәнни эзләп табып, эшкәртеп, үзе башкарып һәм үзе сөйләп фильмнар әзерләүчене җырчылар арасында мин бүтән белмим дә. Уникаль шәхес буларак мин аны хөрмәт итәм”, диде Ренат ага Еникеев.

Себердән башланган “Казан көе”

Идрис Газиев юбилей кичәсен себер татарлары авызыннан язып алынып, “Казан җәүһәрләре” дип аталган китапка кергән “Казан көе” белән башлап җибәрде. Бу җыр Идрисне себер белән дә бәйли. Узган гасырның 90нчы еллары ахырында Төмән өлкәсенең Вагай районына баргач, бер авылда аңа инде хәйран ук таушалып беткән “Халык җәүһәрләре” дип аталган китап бүләк итәләр.

“Аның соңгы битләре дә юк, дип бүләк иттеләр. Чынлап та ул шулкадәр теткәләнеп беткән, укыганнары, өйрәнгәннәре күренеп тора. Кайбер җырлар астына сораулар да куйганнар. Халык җырларын өйрәнгәннәр, күрәсең.

Менә шушы китапны актарып утырганда эчке сиземләү беләнме, дөрес ул әллә кайдан кычкырып та тормый, “Казан көе” дигән җырны күреп алдым. Бигрәк матур көй булып чыкты ул.

Беренче тапкыр Казанда Рөстәм Абязовка бирдем дә, ул аның камера оркестры өчен оркестровкасын эшләде. Ул матур бизәкләр белән яңгырады. Аны хәзер Казанда да, башка җирләрдә дә җырлыйлар. Яшь җырчылар да башкара”, ди Газиев.

Идрис өчен “Тукай аһәңнәре” дә үзгәрә

Идрис Газиевнең кабат терелтеп дөньяга алып чыккан җырлары хәтсез. “Мирфәйзә”, “Әйләнә лә кояш”, “Ихаха три пока”, “Саҗидә” һәм башкалар. Ул аларны узган гасыр башында язылган граммафон тәлинкәләреннән тапкан.

Композиторлар белән эш иткәндә популяр, җитди һәм классик музыка өлкәсендә дә беренче башкарган әйберләре дә байтак була. Әйтик, башкорт композиторы Морат Әхмәтов 3нче, 4нче симфонияләрен, “Урал симфониясе”н, “Озын көйгә реквием симфониясе”н аның тавышына яраклаштырып яза.

Ринат Харис сүзләренә Резедә Ахиярованың “Ак сөлге” вокаль симфоник поэмасы, Рөстәм Абязовның Ринат Харис сүзләренә “Вокаль триптих”ы да махсус Идрис Газиев өчен иҗат ителә.

Үз вакытында Эмил Җәләлетдинов башкарган “Тукай аһәңнәре” симфоник поэмасының икенче вариантын Алмаз Монасыйпов Газиев өчен эшли.

“Мәңгелек мәхәббәт”, “Син – җырым минем”, “Кайтыгызчы, кыр казлары”, “Зөбәрҗәт” җырлары Рим Хәсәнов белән иҗади дуслык билгесе булып тора.

Казанда үткән юбилей кичәсендә татар халык шагыйре Ринат Харис сүзләренә иҗат ителгән “Бер генә сүз” романсы яңгырагач, автор сәхнәгә күтәрелде.

“Бу романсны бик күп җырчылар башкарды. Әмма Идрис Газиевнең һавадан гареш катлавыннан иңгән тавышы минем лепкәмнән кереп, аягыма җитеп җиргә беркетте. Бу романсның болай башкарылуын үз гомеремдә беренче тапкыр ишетәм. Һәм нәрсә язганымны үзем дә аңлый башладым”, диде Ринат Харис.

Белемле журналист

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева фикеренчә, Идрис Газиевнең юбилее Татарстанда да, Башкортстанда да зур бәйрәм булып тора.

“30 еллык иҗат юлында ике республика арасында ике шәһәрне берләп йөредегез. Ике халыкның да иң асыл һәм иң зәвыклы музыкаль әсәрләрен халыкка җиткереп иҗат иттегез.

Соңгы елларда мин үзем сезне сәләтле, тирән белемле журналист буларак та таныдым. Чөнки сез әзерләгән телевидение тапшырулары үзенчәлекле, бүгенге заманада бик кирәкле тапшырулар булды. Солтан Габәши һәм башка композиторларыбыз турында әйтсәк тә”, диде Зилә Вәлиева.

Уфа-Казан арасы...


Идрис Газиев үзе ике арада йөрүнең алай ук җиңел булмаганлыгын яшерми. “Нигә син ул телетапшыруларны Казанда эшләдең әле”, дип тә әйткәннәр. Вакыт әрәмгә китмәсен өчен, күп очракта төнгә каршы юлга чыккан.

“Башкортстан, Татарстан дигән ил ул – бер ил дисәң дә була. Анда бер телне, бер моңны аңлаган халык яши. Минем язмышыма ике республика арасында йөрергә язылган икән, ләкин аның юлы бер. Ул – йөрәк аша берләштерелгән моңнар юлы. Шуның өчен мин бүлмим.

Мин Башкортстанда туганмын, анда мин җырчы Идрис Газиев булдым. Татарстанга килеп мин күп эшләр эшләдем. Татар музыкасы белән минем язмышым бәйләнгән. Бу якларга мин үз каным белән бәйләнгән.

Ә Башкортстан – минем туган җирем. Ата-аналарым, бабайлар җире. Авыргазы районы Корманай авылына нигез салынганга 150 елдан ашу вакыт үтеп китте. Мин алай бүлә алмыйм. Җан боерыгы белән йөрим. Тегендә дә, монда да күңелемдәге сүзләрне әйтәсем килә”, ди Идрис Газиев.
XS
SM
MD
LG