Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:35

Биектау районының Гафиятулла мәчете имамы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев дин һәм милләт проблемнары турында борчыла. Бу хакта уйланулары, вәгазь-нәсыйхәтләрен кертеп, ул күптән түгел генә китап та чыгарган. Үзенең уй-фикерләрен Зөфәр хәзрәт “Фикер” милли клубында татар яшьләренә дә сөйләде.

Зөфәр хәзрәт Тәхавиев – Биектау авылындагы Гафиятулла мәчете имамы. Ул әлеге мәчеттә аның ачылуыннан бирле (2006 елдан) эшли. Хәзрәтнең милли җанлы, оста сөйләүче, акыллы кеше булуы турында якташлары да сөйли.

Күптән түгел генә Зөфәр хәзрәт “Вәгазь-нәсыйхәт китабы" дип исемләнгән китап чыгарды. Ул 400 биттән тора. Биредә автор милләтебез өчен борчылуын белдерә, татарның Ислам диненә карата ялгыш карашларын дөресләргә тырыша. Зөфәр хәзрәт Коръән, мәчетләр, дин булып та динсез, юлсыз, кыйбласыз яшәгән татар кешеләрен тәнкыйтьли, уйланырга чакыра.


Мәчетнең файдасы бармы?


“Менә хәзер дин бар, мәчет бар. Мәчет күп, мәчетне күп салалар, ә файдасы бармы соң аның? Салмагыз дип әйтмим, дөрес аңлагыз. Анда чын дин юк, ихлас дин юк. Йөрәктә Аллаһка мәхәббәт юк. Гыйлем белән башны тутыралар, ә күңелдә ул гыйлем юк. Нишләп соң мәчетләрдә-мәдрәсәләрдә алган гыйлем кешеләрне изгелеккә этәрми? Нишләп безнең туганлык җепләрен берләштерми ул? Нишләп без бер-беребездән аерылып яшибез?” дип, кичә башында үзе дә уйлана торган сораулары белән уртаклашты Зөфәр хәзрәт.

Ул вәгазьне дулкынланмыйча сөйли алмавы, күп муллаларның битараф йөз белән сөйләгән вәгазьләре тыңлаучыга барып җитә алмавы турында әйтте.

“Тетрәнмичә, дулкынланмыйча вәгазь сөйли алмыйм мин. Тукай бабабызның күп шигырьләрен яттан беләм” дип, Тукай шигырьләреннән өзекләр дә укып китте.

“Ике миллионга якын халык яши Казаныбызда. Илле мәчет булсын, ди. Бер намазда йөз кеше катнашамы икән? Юк, бик күп йөрим, катнашмыйлар бит. Бер яки ике саф була. Бу халыкның калганы кайда соң? Татар авылларына чыгып китсәгез – анда тулысынча эчәләр. 5-6 бабай була мәчеттә, әле анысы да булса”, ди Зөфәр Тәхавиев.

Китапны язу максаты да мәчеткә йөрмәгән халыкны аз булса да дингә тарту булган.

“Бу китабымны язу максаты да шунда: инде халык мәчетләргә аз йөргәч, бәлки бу китапларымны алып укырлар, дингә керерләр, акыл һәм күңел күзләре ачылыр, Алла диненә кайтырлар, милләт өчен борчылырлар”, ди автор.

Дин бар – ихласлык юк

Зөфәр хәзрәт бүген проблемнарның зур булуына басым ясады. Вәгазьләрдә милли темаларга сөйләгәч, “милләтче” дияргә мөмкин булулырын да әйтте.

“Менә ул татар мәктәпләрен кем бетерде соң? Аны урыслар килеп бетермәде бит, татарлар үзебез бетердек. Хөкүмәтне сүгәргә кирәкми, аңа рәхмәт әйтергә кирәк. Мәчетләрне ачтылар, дин тотарга ирек бирделәр. Көне-төне шунда ят – сиңа беркем сүз әйтми. Элек дин тоткан, корбан чалдырган өчен төрмәләргә озатканнар бит. Минем бабам да сөргендә черегән. Элек намазларны идән астында укыганнар. Алар нинди ихлас булган!

Ә хәзер качып укыйсы юк, мәчетләребез бар, җиһазларын әйтәсе дә түгел. Әмма шулай да динебез алга китми. Бүген безнең мәчетләр буш, анда халыкны кайтарырга кирәк. Салынган мәчетләр буш торса, мал исраф итү генә була”, дип борчылуын белдерде Зөфәр хәзрәт.

Ул исламны мәчеткә йөрү, намаз уку дип кенә аңлаучыларны тәнкыйтьләде, исламның мәдәнияттә, икътисадта, юлда, урамда да чагылуын әйтте.

Зөфәр хәзрәт бүгенге хәлләрнең “кычкырып еларлык” булуы турында китабында да язган. Ул балалар йорты, картлар йорты ачылу белән проблемның хәл ителмәвен, дин үссә, мондый хәлләрнең булырга тиеш түгеллеген сөйли.

“Кайбер муллаларыбыз сөйли – Аллага шөкер, динебез үсә, ди. Дин үссә, шәһәрнең һәр чатында фәхеш рекламнары эленеп торыр идеме? Иманым камил, тормас иде. Дин кешене әхлакка, вөҗданга, иманга, сафлыкка, матурлыкка, тынычлыкка илтә. Алай булгач, нигә бездә җинаятьчелек, фәхеш кимеми? Нишләп, киресенчә – арта? Димәк, динебез артмый икән. Югыйсә, дин тотарга 1988 елда ук рөхсәт бирелде. Ә үсеш юк”, диде Зөфәр хәзрәт татар яшьләре белән очрашу вакытында.

Бүген бердәнбер чара – вәгазь

“Вәгазь-нәсыйхәт китабы”н укучылар арасында авторга үз фикерләрен җиткерүчеләр дә бар икән. Мисал өчен, бер ханым, әлеге китапның “җан авазы” булуын билгеләп үткән. Яшь кенә бер кыз исә күз яшьләре белән укуы турында сөйләгән. Икенче бер ханым үзенең яшь чагында халыкны алдаулары, өйрәтмәүләреннән зарланган.

“Фикер” клубына килгән яшьләр хәзрәткә үзләре кызыксынган сорауларын да бирде. Кичә дәвамында катнаш никах, ниятнең мөһимлеге һәм мәрхүмнәрнең җидесе-кырыгын үткәрүләр турында да сөйләшү булды.

Зөфәр хәзрәт бүген безнең бердәнбер чарабыз – кешеләргә вәгазь ирештерү булуы турында әйтте һәм һәрнәрсәнең нияттән торуына басым ясады.

Биектау мулласы белән булган очрашудан татар яшьләре канәгать калды һәм очрашуга килә алмый, килми калган дуслары өчен үкенү хисләрен җиткерде. Кичәдән соң Зөфәр хәзрәт кебек муллар күбрәк булса, авылларда һәм районнарда милли җанлы дин тотучылар артса, бүгенге проблемнарны җиңү җиңелрәк булыр иде, дигән фикер дә яңгырады. Яшьләр кунакның китапларын шунда ук сатып алды.

“Фикер” клубы әгъзалары Зөфәр хәзрәтне Корбан Гаете көнендә дә үзләренә вәгазь укып, милләт һәм дин турында сөйләшергә чакырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG