Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина оппозициясе сайлаудан канәгать түгел


Якшәмбе Украинада җирле сайлаулар узды. Exit poll нәтиҗәләре Төбәкләр партиясенең җиңүен күрсәтә.

Виктор Януковичның Төбәкләр партиясе инде җиңүне бәйрәм итәргә әзерләнә. Шул ук вакытта илнең оппозициясе сайлаулар хәрәмләшүләр белән узды дип белдерә һәм тикшерүләр үткәрергә чакыра.

Әлбәттә сайлауның төгәл нәтиҗәләре әле берничә көннән генә билгеле булачак. Ә exit poll уздырган фикер алышу өлешчә нәтиҗәләрне генә чагылдыра.

Алар Янукович партиясе 36,2% тавыш җыячак дип күрсәтә. Бу аларның төп көндәшләре булган элекке премьер-министр Юлия Тимошенконың оппозиция фиркасеннән өч тапкырга күбрәк. Тимошенконың Батьковщина партиясе – 13,1% тавыш казана.

Чиратта торып сайлау


Оппозиция хәрәмләшүләр булды дип барса да, Янукович сайлау нәтиҗәләрен яклап чыгачагы көн кебек ачык. Кайберәүләр бензин бәясенең артуы һәм башка икътисади башлангычлар сәбәпле, президентка ышанычның кимүен әйтә.

Януковичның Төбәкләр партиясе урыслар күбрәк яшәгән көнчыгыш һәм көньякта күбрәк тавыш җыячак. Украин милләтенә өстенлек бирүче көнчыгыш һәм үзәк төбәкләр киресенчә оппозициягә йөз тотар дип көтелә.

Якшәмбе көнне сайлаучылар тавыш бирү өчен зур чиратта торырга мәҗбүр булды. Бу көрәштә намзәтләрнең үтә дә күп булуы белән бәйле иде.

Халыкара күзәтүчеләр сайлаудан канәгать

Моннан сигез ай элек президентлыкка намзәт булып барган Тимошенконың Батькивщина фиркасе төп өч төбәктә сайлауларны танымаска чакырды.

Украина Киев өлкәсенең Боярка шәһәрендә яшәүче Оксана сайлауга баргач очраган хәлгә аптыравын әйтә. Чөнки һәрвакыт сайлауда катнашкан әлеге гаилә бу юлы исемлектә булмаган.

Әмма Украина сайлаучылар комитеты рәисе Александр Черненко кайбер буталчыклар күп намзәтләр катнашу сәбәпле килеп чыгуын әйтә.

“Бу сайлау узган президент һәм җирле сайлаудан бераз аерылды. Чөнки сайлау кәгазьләре күп булды. Чиратлар барлыкка килеп ниндидер ыгы-зыгы туды һәм бу киеренкелек китереп чыгарды”, ди ул.

Халыкара күзәтүчеләр сайлауда хәрәмләшүләр теркәлмәвен әйтте. Барлыгы исә 2 мең 500 күзәтүче катнашты. Украина сайлау тарихында әле бу кадәр күзәтүче килгәне юк иде.

Оппозиция исә Төбәкләр партиясен тавышларны санаганда да хәрәмләшүләрне дәвам итә дип гаепли.

Әмма Украина премьер-министры Николай Азаров журналистларга бернинди административ басымнар булмады дип белдерде.

Сайлау алдыннан Spigel алман басмасына биргән әңгәмәсендә оппозиция җитәкчесе Юлия Тимошенко бүген "әфлисун" инкыйлабыннан калган соңгы уңышлар – гадел сайлаулар юкка чыгарыла дигән иде.
XS
SM
MD
LG