Accessibility links

Европа иминлек чараларын ныгыта


Европа илләре һава транспортында иминлек чараларын ныгыта. Узган атнада Йәмәннән АКШка барган очкычта шартлаткыч төялгән ике йөк пакеты табылган иде.

Шул сәбәптән Британия һава аланнары Йәмән һәм Сомалидан килгән йөк очкычларын кабул итмәячәк. Британияга кушылып Германия дә Йәмәннән килгән очкычка һава аланын япты.

Узган атна Дубаи һәм Британия һава аланнарында табылган шартлаткыч урнаштырылган йөк пакетларының "әл-Каидә" тарафыннан җибәрелүе фаразлана. Пакет Чикагодагы яһүд җәмәгатьчелегенә дип юлланган йөкләр арасында булган.
XS
SM
MD
LG