Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Йолдызлык” фестивале Мәскәүдә 10 еллыгын бәйрәм итте


Балаларның татар телендә гаҗәеп югары дәрәҗәдәге чыгышлары күпләрне таң калдырды
Балаларның татар телендә гаҗәеп югары дәрәҗәдәге чыгышлары күпләрне таң калдырды

1 ноябрьдә МХАТ театрында Татарстанның «Йолдызлык» дип аталган данлыклы фестивале үзенең 10 еллыгына багышланган тамашасын мәскәүләргә күрсәтте.

Татарстанның 360 тан артык талантлы баласы катнашкан бу тамашага мәскәүләр дә күбесе балалар белән килгән иде. Тамашага килгән кунакларны «Хәерле кич!», «Бәйрәм белән» дигән алкышлар һәм чәчәкләр белән яшь артистлар үзләре каршы алып торды. Бәйрәмгә гади тамашачылар гына түгел, Мәскәүнең танылган артистлары да, режиссерлары да килгән иде.
Хәерле кич, Рөстәм... Миңтимерович!

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русиянең мәдәният министры Александр Авдеевның сәхнәгә күтәрелеп, тамашачыларны сәламләве бу чарага игътибарның зур булуын күрсәтте. Авдеев үзенең чыгышында Татарстан президентын «Рөстәм Миңтимерович» дип атады.

Ә Рөстәм Миңнеханов андый ялгышудан куркыптырмы, Авдеевка исеме белән дәшмичә, бары министр дип әйтү белән генә чикләнде.

Русиянең мәдәният министры Авдеев тамашачыларга «Йолдызлык»ның юбилее уңаеннан Русиянең премьер-министры Владимир Путинның да котлау хатын укыды. Үзенең чыгышында ул ике ел элек Казанга килеп, «Йолдызлык» чыгышларын карап шаккатканын әйтте.

”Әлбәттә, мондый балалар фестивале башка төбәкләрдә дә уздырыла. Ләкин Татарстанның «Йолдызлыгы» бернинди фестивальләр белән дә чагыштыргысыз. Чөнки биредә югары профессиональлек күзгә ташлана. Президентның бу эшкә зур игътибар бирүе – «Йолдызлык» уңышы сәбәпләренең иң беренчесе”, диде Русиянең мәдәният министры.

«Йолдызлык» фестивале үзенең 10 еллыгын Икенче дөнья сугышы тәмамлануның 65 еллыгына багышлаган булганга, тамашаның беренче өлешендәге чыгышлар ул теманы яктыртты. Теләче егете Илнат Фархуллинның театральләштерелеп җырланган «Ана җыры» чыгышы беркемне дә битараф калдырмагандыр.



Тамаша зурлар тарафыннан рус телендә барды. Ләкин концертны алып баруда биш- алты яшьлек балалар да бик күпләп катнашты. Алар һәрбер бүлекне башлап җибәрүчеләр булды. Балаларның татар телендә гаҗәеп югары дәрәҗәдәге чыгышлары, шаяртулары күпләрне таң калдырды.

«Чәк-чәк» дип аталган биюдән соң, балалар тамаша залына төшеп, залда утыручыларга чәк-чәк өләште. Тамашачыларга таратылган өч телдә нәшер ителүче «Йолдызлык - Созвездие» журналы - ул юбилейга багышлап чыгарылган җиденче сан иде, халыкка фестиваль тарихы белән якыннан, тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирде.

Мәскәүдәге очрашуда фестивальнең хореографы Раилә Гарипова һәм жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина да катнашты.

«Балалар барысы да сәләтле, ләкин аларның уңышы укытучыдан тора. Без андый балаларны районнарга, авылларга чыгып, үзебез табабыз. Авыл балаларын бу фестивальгә тартуга бик сөенәбез. Шулай кыш буе әзерләнәбез дә, март-апрель айларында «Йолдызлык» чыгышлары башлана. Костюмнар һәм башка чыгымнарны район үзәкләре үзләре күтәрә. Хәтта бу очрашуга да безнең белән күп кенә район башлыклары килде», диде Раилә Гарипова.

Зилә Сөнгатуллина: «Бу фестивальдә Татарстанның 43 районыннан балалар катнашты. Катнашучылар ел саен арта гына бара. Без ел саен 85 мең баланы карыйбыз, аларның иң талантлыларын сайлыйбыз. Әлбәттә, биредә укытучыларның өлеше бик зур. Без талантлы татар балаларын башка өлкәләрдән дә чакырабыз. Безгә хәтта бу фестивальне Русия күләмендә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә уздырырга тәкъдим итәләр. Шул тәкъдимнәрнең берсе, Казанда «Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы» илләренең мәдәният министрлары очрашуында яңгырады», диде ул.

Шулай итеп, Мәскәүдә Татарстанның «Йолдызлык» фестивале үзенең ун еллык бәйрәмен уздырды. Фестивальгә Русиянең тимер юл министрлыгы махсус поезд составы биргән. Концертка ярдәм күрсәтүчеләрнең дә, оештыручыларның да исемлеге бик зур. Иң мөһиме, мәскәүләр – олысы-кечесе дә бу тамашага хәйран калып, үзләренең татар булулары белән горурланып утырдылар.
XS
SM
MD
LG