Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ташкент татар яшьләре хәйрия эшендә


“Чәк-чәк” бәйрәме Ташкентта инде өченче тапкыр оештырылды. Моннан тыш, яшьләр олылар һәм балаларга да ярдәм итә.

Ике атна элек Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров һәм Татарстан рәсмиләре Үзбәкстан татарлары иҗтимагый үзәгенең 20 еллык бәйрәмендә булып кайтты. Бәйрәм чараларын оештыруга үзәкнең яшьләр канаты да үз өлешен кертте.

Кунаклар чәк-чәк белән сыйланды...
Үзбәкстан татар яшьләре өчен 2008 елда яңа тормыш башланган. Өч ел элек татар яшьләре хәрәкәте барлыкка килгән. Аны 29 яшьлек Нариман Кәримов җитәкли.

Ай саен Ташкентта татар дискәтүге үтә. Татар иҗтимагый үзәге идарә әгъзасы һәм яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Нариман Кәримовны һәм Ташкент татар хәрәкәтенең яшь активистларын 5 ноябрьдә Казакъстанның Чимкент каласында татар дискәтүген оештырырга ярдәмгә чакырганнар.

Киләсе елның март аенда Ташкентка тәҗрибә уртаклашу, дуслашу һәм яңа элемтәләр булдыру өчен Латвия татар яшьләренең килүе көтелә.
...һәм татар җырларын тыңлады


Ташкент яшьләре күңел ачып кына калмыйча, хәйрия эшләрен дә оештыра. Ятим балаларга, олы яшьтәге милләттәшләргә ярдәмгә акчалар җыела.

Узган атнада булган “Чәк-чәк Party” бәйрәмен Ташкент татар яшьләре башкала халкын бергә җыеп таныштыру һәм ял иттерү өчен оештырган. Чара вакытында татар ашлары аукционга куелып, хәйрия өчен акчалар да җыелган. Бәйгеләр нәтиҗәсендә иң тәмле чәк-чәк пешерүчеләр табылган. Үзбәкстанның “Бал” ширкәте бу чара өчен махсус 30 кг чәк-чәк пешергән.

Ташкентка бәйрәмгә Фәргана, Навои һәм Чирчик калаларыннан да татарлар килгән.
XS
SM
MD
LG