Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә шартлаулар булды


Греция башкаласы Афинда, Швейцария һәм Русия илчелекләрендә шартлау булды, полиция шикләнелгән өч пакет тапты.

Associated Press хәбәр агентлыгына мәгълүмат биргән полиция сүзчесе Атаносис Кокалакис, Швейцария илчелегенә бер әйбер ыргытылуын һәм анын анда ук шартлавын белдерә,

Вакыйгадә үлүче яисә яраланучылар булмаган. Беренчесенә охшаш икенче пакет Русия илчелегендә дә шартлаган.

Греция кичә бер почта тарату ширкәтендә булган һәм бер кеше яраланган шартлаудан соң, шикләнелгән ике кешене кулга алган иде.

Кичә шартлаган бомба урнаштырылган пакетлар ширкәткә Франция президенты Саркози һәм Һолландия белән Бельгия илчелекләренә юллану өчен тапшырылган булган.

Полиция шартлауда илдәге радикаль төркемнәрне гаепле. Греция рәсмиләре әлеге бомбаларның зур тәэсире булмавын һәм Йәмәндәге һөҗүм тырышлыклары белән бер нинди бәйләнеше булмавын белдерә.
XS
SM
MD
LG