Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диас Вәлиевне соңгы юлга озаттылар


Тукай бүләге иясе Диас Вәлиев белән хушлашучылар арасында фәлсәфәсен кабул итмәүчеләр дә, киләчәк буын аңа баш иячәк дигән фикердәгеләр дә бар иде.

Горький музеенда үткән җеназа вакытында татар һәм рус язучылары, фән эшлеклеләре, халыкка билгеле шәхесләр арасында, Диас Вәлиев үзен яндырып көлен Казансу өстенә сибәргә кушкан икән, дигән сүзләр дә ишетелгәләде. Казанда җәсәдне яндыру урыны юк икән, дип тә сөйләнделәр. Күмү йоласы белән шөгыльләнүче ширкәт кешеләре дә Диас Вәлиев җәсәденең Мәскәүгә озатылачагын дәлилләде.

Юл башы Камалдан

Диас Вәлиевнең бик үзенчәлекле пьесалары башта Камал театрында куела. Шул әсәрләрнең берсендә уйнаган артист Ринат Таҗетдинов сүзләренчә, башта әсәрне куярга рөхсәт итмәгәннәр. Шуннан Вәлиев аны үзгәрткән.

“Дөресен генә әйткәндә, бик тә талантлы язучы ул. Тик артык аралашып йөри торган кеше түгел иде. Үзенчә генә уйлый торган, бик тә үзенчәлекле язучы иде”, диде Таҗетдинов.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да, чын язучы язмышы бервакытта да гади генә булмый ул, ди.

Бүген генә укылырга тиешме?

“70-80нче елларда ул Татарстанда гына түгел, ә ил күләмендә билгеле драматургларның берсе иде. Дистәләгән театрларда аның “Тормыш бүләк итәм”, “Диалоглар”, “Казан университеты” һәм башка әсәрләре барды”, диде Зилә Вәлиева.

Министр сүзләренчә, ул вакытның романтизмы һәм ул вакытның геройлары нәкъ Диас Вәлиев әсәрләрендә чагылган да инде. Узган гасырның 90нчы елларында язылган фәлсәфи хезмәтләрен Зилә Вәлиева хәзер генә түгел, ә киләчәктә дә өйрәнерләр әле дигән карашта.

“Кешелек үзгәрешләрне аңлау һәм идеалларга омтылу ихтыяҗын бервакытта да ят итмәячәк. Язучылар бүген үк укылсын дип язмаска да мөмкин”, ди Зилә Вәлиева күпләргә аңлашылмаган, үз юлын эзләүче иҗатчы турында.

Хушлашу чарасы вакытында чыгыш ясаучы рус язучылары арасында, җаны киләчәктә икенче бер кеше сыйфатында дөньяга килеп, кайчандыр иҗат иткән Диас Вәлиевнең фәлсәфи әсәрләрен укыр әле, дип әйтүчеләр дә булды.

Фәлсәфәсен кешелек кабул итәрме?

Тукай бүләге иясе, шагыйрь Ркаил Зәйдулла исә Диас Вәлиевнең фәлсәфи карашларын гомум кешелек кабул итә алыр микән, дип шик белдерә.

“Әнисе Гадел Кутуй белән бертуган бит. Билгеле бер сәбәпләр аркасында татар тәрбиясе алмаган. Аңа татар әдәбияты да, ислам дине дә ят иде. Аның дини-фәлсәфи трактаты бар. Аерым, гомуми дингә һәм планетар хәбәрче, бүтәнчә әйтсәк, пәйгамбәр миссиясенә дәгъва итә ул.

Мин аны дин дип әйтәсем дә килми, фәлсәфи әйбер диикме, анда зарарлы әйбер юк. Кешелекне һуманлыкка һәм шәфкатьлеккә чакыра”, ди Ркаил Зәйдулла.

Аның сүзләренчә, Диас Вәлиевнең тәгълиматы чынга ашмаячак. Карашларын фәлсәфәчеләр генә өйрәнәчәк.

Татарда калсалар үсәрләр иде микән?

Рабит Батулла, язучы буларак, Диас Вәлиев бервакытта да татарча фикерләмәде, әмма оста фикерле драматург иде, ди. Шулай да татар милләтеннән булып русча язганнарны бик тә талантлы, дип тә белдерә. Әсәрләрендә татар каны яңгыравын әйтә. Үрнәк итеп ул Михаил Львов (Маликов), Белла Әхмәдуллина, Рөстәм Кутуй һәм башкаларны да китерде.

“Туганнан туган балалар алар. Рөстәм Кутуй да бик талантлы шагыйрь иде. Ул, чыннан да, рус теленә татар фикерен алып керде. Аларның икесенең дә драмасы – ана телләрен белмәүдә. Бу хәл өчен алар бик нык борчылды. Вакыт узган инде, ныклап торып өйрәнергә аларның вакыты да булмагандыр.

Руслашкан шәхесләр арасында фән өлкәсендә бик күп галимнәр: математиклар, астрономнар һәм башкалар бар. Бәлки, алар татарда калган булсалар, алай үсә дә алмаган булырлар иде.

Диас Вәлиев безгә караганда чит ил әдәбияты белән ныграк таныш. Татар әдәбияты белән аз таныш. Чит ил әдәбияты, фәлсәфә, башка диннәр белән нык таныш булуы, белеме аларны яхшы язучы итә. Татар әдәбиятын, татар тарихын, татар телен белмәүләре алар өчен минус”, диде Рабит Батулла.

Батулла татар ягын да белгән булсалар, мөгаен, тагын да ныграк үскән булырлар иде, дигән карашта.

Татар язучылары аның белән аралашмаска тырышкан


Татарстанның халык шагыре Ринат Харис та татар халкыннан чыгып, дөньяны шау иткән Роальд Сәгъдиев, Рудольф Нуриев, София Гобәйдуллиналарны телгә алды.

“Фәлсәфи әсәрләрендә ул кешелек үсешен, homo sapiensтан алып, Диас Вәлиев термины белән әйтсәк, “небожитель” – күкләрдә яшәүче кеше арасындагы юлны ул виртуаль рәвештә аңы белән үтәргә тырышты. Һәм шуның турында фәлсәфи әсәрләр язды. Бу әсәрләре аның, әлбәттә, әле өйрәнеләчәк. Бүген дә без аның мондый әсәрләренә игътибар биреп җиткермибез.

Татар әдәбиятында Диас Вәлиев ул – көчле аналитик, көчле фәлсәфәче һәм заман белән бәйле рәссам. Менә аның урыны”, диде Ринат Харис.

Ринат Харис әйтүенчә, Диас Вәлиевнең үзе белән аралашырга теләүчеләрнең һәркайсына күңеле ачык булган, ә киресенчә татар язучылары аның белән аралашмаска тырышкан.
XS
SM
MD
LG