Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:17

“Яңа дулкын” элек эшләп килгән берничә яшьләр оешмасын үз эченә алган. Төп оештыручыларның берсе – Түбән Камадан килеп урнашкан Гүзәл Рәхмәтуллина. Аның белән әңгәмә корып алдык.


Төп эшең нидән гыйбарәт?

– Мин монда пиар белән шөгыльләнәм.

Нәрсәне шулай мактыйсың соң син?

– Үзебезнең эшләрне инде, әлбәттә.

Ә алар нидән гыйбарәт?

– Төрле кичәләр оештырабыз. Шул исәптән, дискотекалар да. Татар теле дәресләре дә алып барыла.

Дискотека дигәне яшьләрне үзара таныштыру чарасыдыр бит?

– Алар төрле максатлардан оештырыла. “Кайнар кичләр” дигәне – танышуларга багышлана. Анда төрле бәйгеләр була. Безнең яшьләр тыйнак бит. Шул бәйгеләрдә бер-берсен күрәләр, беләләр, танышалар. Аннан тыш, “татар-пати” дигән чара милләтебезнең уңганлыгын, аңа гына хас үзенчәлекләрен пропагандалауны максат итеп куя. Мәсәлән, “Чәк-чәк пати” дигәне милли ризыкларыбызның абруен күтәрүгә ярдәм итә.

Син үзара танышу, дидең. Парлашучылар бармы соң?

– Әлбәттә, инде. Әйтик, бер ватман кәгазендә телефон номерларын язып калдыру бар иде. Шуның аркасында гаилә корып җибәрүчеләр дә булды. Декабрь аена “Татар гүзәле” дигән бәйге әзерлибез. Кызларыбыз йөзү киемендә түгел – милли киемнәрдә булачак. Сораулар үз милләтебезнең гореф-гадәтләре, аның тарихы турында булачак.

Бу эшчәнлекне башлап җибәрүдә ничә кеше катнашты?

– Башта 10 чамасы кеше булгандыр. Хәзер күбәя барабыз. Безнең гамәлләрне ишетеп-күреп килүчеләр ишәя. Яңа килүчеләргә ошаса, алар да үз танышларын алып киләләр. Кайвакытта үз кунакларын да ияртеп киләләр. Даими йөрүчеләргә 20-30 яшь чамасы.

Син ана телен камил беләсең, кайсы яктан соң үзең?

– Мин Түбән Камадан. Дүрт ел элек бирегә укырга килгән идем.

Синдәй саф татарча сөйләшүчеләр арагызда күпме?

– Ульян өлкәсе татарларының теле Казан татарларыныкыннан беркадәр аерыла. Нигездә, мишәрләр яши бит монда. Ләкин ана телен саклап калырга тырышалар. Шуңа ярдәм йөзеннән без күптән түгел яшьләр өчен ана теле дәресләре дә башлап җибәрдек.

Оешманың исеме “Яңа дулкын”. Моның мәгънәсе нәрсәдә икән соң?

– 2010 елның язында гына барлыкка килде ул. Моңа кадәр татар яшьләре арасында төрле оешмалар бар иде. Җыелыштык та, берләшергә дигән карарга килдек. Элекке оешмалар төрле исемнәр йөртәләр иде. Иң зуры “Дулкын” дип атала иде. Барчасын да берләштергән оешмага “Яңа дулкын” исемен алдык.
Гүзәл Рәхмәтуллина
Гүзәл Рәхмәтуллинаның тырышлыклары бирегә йөрүче яшьләрне нәрсәсе белән җәлеп итә икән соң? Нинди максат белән йөри алар бу очрашуларга? Менә җаваплары:

– Танышырга килдем. Мине иҗтимагый тормыш кызыксындыра. Өйдә генә утыру туйдыра бит ул.
– Кешеләрне көлдерергә – КВН алып барам мин монда.
– Яңа дуслар, кирәкле кешеләр табарга дип килдем.
– Мин дә яңа дуслар эзләп килдем.
– Татар егетләре, кызлары белән танышырга килдем.
– Күңелле вакыт уздырырга.
– Мин яхшы биим. Башкаларны да өйрәтәсем килә.
– Татар телен өйрәнү максатыннан йөрим.
– Азәриләрнең шундый ук оешмасы бар. Алардан үрнәк алып оештырдык инде.

XS
SM
MD
LG