Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума президент атамасын бетерүгә беренче адым ясады


Русия Дәүләт Думасы төбәк җитәкчеләрен президент дип атауны тыйган канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.

Бу канун өлгесе бер төркем депутатлар һәм сенаторлар тарафыннан кертелгән иде. Аның нигезендә, “президент” сүзе “җитәкче”, “башлык” яки “хөкүмәт рәисе”нә үзгәртелергә мөмкин. Шулай ук, тарихи гореф-гадәтләргә таянып төбәк үзе яңа атама да кертә ала.

Канун өлгесендә күчеш чорын биш елга билгеләү карала. Шул дәвердә республикалар үзгәрешләр кертергә тиеш булачак.

Русия Дәүләт Думасының федерация һәм төбәк сәясәте комитеты җитәкчесе Виктор Усачев инде элек үк әлеге документ барлык баскычларны уңышлы гына үтеп, кабул ителер, дип ышануын әйткән иде.

“Русиядә дөньядагы иң авыр федератив төзелеш. Безгә 13 президент түгел, ә берәү генә кирәк”, диде ул “Газета.ru”га.

Шулай итеп Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның киләчәктә республика җитәкчесе булып калуы гына да бик ихтимал.

Русия республикалары

Русия республикалары

Президентлы республикалар:
  1. Башкортстан
  2. Дагыстан
  3. Саха (Якутия)
  4. Татарстан
  5. Удмуртия

Президентсыз республикалар:
  1. Адыгей
  2. Алтай
  3. Бурятия
  4. Ингушетия
  5. Калмыкстан
  6. Кабарда-Балкар
  7. Карачай-Чиркәс
  8. Карелия
  9. Коми
  10. Мари Иле
  11. Мордовия
  12. Төньяк Осетия
  13. Тыва
  14. Хакасия
  15. Чечня
  16. Чуашстан
XS
SM
MD
LG