Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:14

Элекке Русия премьер-министры Виктор Черномырдин вафат


1992 елдан 1998 елга кадәр Русия премьер-министры вазыйфасын башкарган Виктор Черномырдин вафат булды. Соңгы вакытта 73 яшьлек сәясәтче нык авырый иде.

1989-1992 елларда Русиянең газ ширкәте "Газпром"ны җитәкләгән Виктор Черномырдин 1992 елда президент Борис Ельцин тарафыннан премьер-министр итеп билгеләнгән иде. Ул бу вазыйфаны 1998 елдагы икътисади кризиска кадәр дәвам итте.

Владимир Путин президент булганнан соң Черномырдин 2001 елда Русиянең Украинадагы илчесе буларак эшли башлады. 2009 елда ул бу вазыйфадан киткән иде.

XS
SM
MD
LG