Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:52

АКШта ара сайлауларда республиканнар җиңә


АКШта ара сайлаудан соң республиканнар партиясе Вәкилләр пулатында күпчелек урын казанды.

2 ноябрьдә АКШ Конгрессында ара сайлау узды. Соңгы ике елда икътисадтагы зәгыйфь үсеш һәм эшсезлекнең артуына ризасызлык сайлау нәтиҗәләренә тәэсир итми калмады.

Беренчел нәтиҗәләргә караганда, республиканнар 435 урынлы түбән пулатта Барак Обаманың демократлар партиясенә караганда 59га күбрәк урын казанды.

Республикан партиясе намзәтләре һәм "Чәй партиясе" харәкәте яклаган кайбер намзәтләр хәзердән үк кайбер төбәкләрдә җиңүләрен игълан итә башлады. "Чәй партиясе"н яклаган Ранд Паул Кентуккида, Марко Рубио исә Флорида штатында Сенатка керде.

Губернатор сайлауларында исә Калифорниядәге сайлауда демократлар партиясе намзәте Jerry Brown уңышка иреште. Ул республикан губернатор Arnold Schwarzenegger урнына сайланды.

Иң аз дигәндә 10 штатта губернатор урыннары демократлардан республиканнарга күчәргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG