Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО генераль секретаре Русия президенты белән очраша


НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашу өчен Мәскәүгә килде. Расмуссен Русия-НАТО хезмәттәшлеге турында сөйләшәчәк. Очрашу вакытында шулай ук Әфганстанны боралак белән тәэмин итү мәсьәләсе дә каралыр дип фаразлана.

НАТО рәсмие шулай ук Русия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән дә аерым очрашачак.

Мәскәүдәге очрашудан соң Русия президенты Медведев 20 ноябрьдә Португалиядә НАТО җитәкчеләре саммитына катнашачак.
XS
SM
MD
LG