Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:42

3 ноябрьдә “Сәләт”нең мәктәп укучылары өчен булган көзге аланы - сессиясе башланды. Быел ул Васильево шифаханәсендә үткәрелә. Башка еллардан аермалы буларак, катнашучыларны бәйге үткәреп сайлаганнар. Әйдаманнар төркеменә исә бу юлы яшьрәк буын җыелган.

“Аң-фәһем чишмәсе” дип исемләнгән көзге сессия мәктәп укучыларының каникулына туры китереп эшләнә. Биредә аларга үзләре теләгән өлкәдә белемнәрен арттыру мөмкинлеге бирелә. Быел информатика, журналистика, математика, тарих һәм җәмгыять белеменнән дәресләр каралган. Шулай ук психология, ораторлык осталыгы, компьютер дизайны, кытай һәм гарәп телләреннән махсус курслар булачак.

Югары сыйныф укучылары КФУ, ТДГПУ һәм КДТУ кебек югары уку йортларының кайбер деканнары белән очрашып сөйләшәчәк. Бу аларга киләчәккә һөнәр сайларга ярдәм итәр, ди оештыручылар. Шул нисбәттән чит илдә укып кайткан студентлар һәм аспирантлар белән дә әңгәмәләр үткәрү каралган.

"Сәләт"нең көзге сессиясе, 2009 ел
Быел “Сәләт”нең көзге сессиясенә укучыларны катгый бәйгедә сайлап алганнар. Сентябрь аенда оешманың интернет сәхифәсенә төрле фәннәрдән биремнәр эленгән, “Сәләт”кә эләгергә теләүчеләр шуларны чишеп җибәрергә тиеш булган.

Җиңүчеләрне билгеләгәндә укучыларның төрле бәйгеләрдә катнашып алган мактау кәгазьләренә дә игътибар иткәннәр.

Көзге сессиягә эләгергә теләүче 120 кешенең нәкъ яртысы – 60 укучы “Васильево” шифаханәсендә 9 ноябрьгә кадәр булачак.

Бу сессиягә әйдаманнар да яңача сайланган. Оештыручылар буынын алыштыру максатыннан, быел түбән курс студентларын гына җыйганнар. “Аң-фәһем чишмәсе”нең җитәкчесе Элина Степанова әнә шулай дип белдерде.

“Быел әйдаманнар буынын алыштырдык. Алар күбесенчә 2-3 курс студентлары. Ә укытучылар 4-5 курс студентлары һәм аспирантлар”, ди Элина.

Көзге сессия програмында Камал театрына бару, фәнни проектлар яклау, брейн-ринг, икътисади уен кебек чаралар да каралган. “Сәләт”нең көзге сессиясендә бер атна күңелле һәм файдалы ял алу өчен бәйгедән үткән сәләтле балалар бер мең сум күләмендә кертем акчасы түләгән.

XS
SM
MD
LG