Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат ракета сатуны туктаткан Русияне тәнкыйтьләде


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат С-300 ракеталарны Тәһранга сатудан баш тарткан Русияне тәнкыйтьләде.

Русия президенты Дмитрий Медведев БМО санкцияләрен сәбәп итеп күрсәтеп, июнь аенда кабул иткән карар белән С-300 ракета системын Иранга сатуны тыйган иде.

Әхмәдиниҗат бүген дәүләт телевидениесе аша ясаган белдерүендә, Тәһранның 2007 елда Мәскәү белән кул куелган килешүнең үз көчендә булуын искә төшерде. Иран президенты моңа өстәп, Русиянең бер яклы буларак килешүне үтәмәү сәбәпле, Мәскәүнең компенсация түләргә тиеш булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG