Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:13

Томски егете Искәндәр Әхмәдовның Болгар шәһәренең Алтын Урда ядкаре булуы турында язган хатына Миңтимер Шәймиев җавап бирде.

Томски өлкәсе яшьләр парламенты, Бөтендөнья татар яшьләре Җыены шурасы әгъзасы Искәндәр Әхмәдов “Яңарыш” вакыфы җитәкчесе Миңтимер Шәймиевкә Болгар шәһәрен Идел Болгары һәйкәле итеп таныту һәм Алтын Урда әһәмиятен, аның хәлиткеч ролен күрсәтмәүгә борчылып, хат язган иде. Татарстанның элекке президенты Әхмәдовка җавап хаты язды. Ул тарихта Болгар да, Алтын Урда да булган дип саный.

Искәндәр Әхмәдов
Cоңгы вакытларда тарихчылар, җәмәгать эшлеклеләре, чит төбәкләрдә яшәүче татарлар Болгар шәһәре белән аеруча кызыксына башлады. Бигрәк тә Болгарны Идел Болгары дәүләте шәһәре итеп кенә күтәрә башлау төрле бәхәсләр китереп чыгарды. Тарихчылар Дамир Исхаков, Искәндәр Измайлов фикеренчә, Алтын Урдага әһәмият бирмәү – татар халкы үсешендә киләчәктә кыенлыклар китереп чыгара ала. Чөнки Себер, Әстерхан татарларының, мишәрләрнең килеп чыгышында болгарларның катнашы юк. Болгарларның дәвамчылары булып, Казан татарлары гына санала ала.

Томски егете Искәндәр Әхмәдов, галимнәр теле белән әйтсәк, Алтын Урдачы, татарчы. Ул Алтын Урданы татарның уртак Ватаны, бишеге, Русия татарларын берләштерүдә аның роле зур, дип саный.

Искәндәр, Миңтимер Шәймиев язган хатында Идел Болгарын гына күтәрү яклымы, әллә Болгарның Алтын Урда мирасы булуын таныймы?

Аның миңа хат язуы шаккатырды. Шәймиев татар тарихының бик катлаулы, аны Болгарга гына кайтарып калдырырга ярамавын яза. Бу фикерне ул элек тә әйткән иде һәм хәзер дә шул фикердә. Ул Һун дәүләтен, Төрки каһанлыкны, Бөек Болгарны һәм башка дәүләтләрне татарныкы дип әйтә. Икенче яктан караганда, Шәймиев кискен күпертүләрне, ягъни ата-бабаларыбыз болгар гына, кыпчак кына, татар-монгол дигән фикерне тәнкыйтьли.

Минемчә, бу фикерләр Алтын Урдачы галимнәр арасында зур өметләр уята. Шәймиев Болгар шәһәрендәге ядкарьләрнең Алтын Урда чорына каравын, Болгарның чәчәк аткан чоры Алтын Урда дәүләте төзелгән еллар башына туры килүен таный.

Болгардагы Кара пулат, Кече манара Алтын Урда чорында салынган бит. Андагы мунчаны да Бату хан төзи. Болгар чоры истәлекләре Болгарда сакланмаган.

Бу турыда “Яңарыш” фонды сәхифәсендә дә язылган. Болгарны Болгар иле ядкаре итеп күрсәтү дөрес түгел. Әмма шул вакытта шәһәрнең Идел Болгары дәүләтендә төзелүен танырга кирәк. Әмма халык Алтын Урда чорында төзелгән биналарны болгарларныкы итеп кабул итә.

Алтын Урда фикереннән татар идеологлары курка. Шул ук вакытта урыслар арасында евразиячелек фикерләре киң җәелә. Алар Алтын Урданың урысларга ясаган уңай тәэсирен таный. Мисал өчен, татарлар урысларның үз арасында барган сугышларны бетерде, кенәзлекләрне бергә җыйды, дип саный. Хәзер Мәскәү, урыс галимнәре татарларга караганда да Алтын Урдага уңайрак карый башлады. Минемчә, бу нонсенс.

Татар империя, басып алучылар, иго дигән сүзләрдән курка, шуңа Алтын Урданы күтәрүгә каршы түгелме?

Анысы да бар. Шулай да без – чын татарлар. Алтын Урда – безнең тарихыбыз. Ни өчен без үз тарихыбыздан оялырга, куркырга тиеш? Минемчә, бу бернинди кысаларга да сыймый. Чыңгыз, Бату, Бәркә ханнар дөнья цивилизациясенә зур өлеш керткән. “Илчегә үлем юк” төшенчәсен татарлар уйлап чыгарган бит. Диннәр арасында толерантлык та Чыңгыз хан империясендә гамәлгә кергән бит.

Мисал өчен, алманнар тарихларыннан баш тартмый. Гәрчә, анда киеренке еллар да булган. Башкалар безне басып алучы, "паганый татар" дип санаса да, без барыбер татар булып калабыз. Тарихыбыз үзебезгә генә кирәк, башкаларга татар тарихы кирәкми.

Миңтимер Шәймиев язганча, Болгар – татарның берләшкән җире булырга тиеш. Ул мине бу проектка кушылырга, хезмәттәшлек итәргә чакырган. Бу хат миңа язылса да, андагы фикерләр бөтен Алтын Урдачыларга юнәлтелгән. Димәк, Шәймиев Алтын урданы яклаучыларга кулын сузды.

Искәндәр, Алтын Урданы күтәрү ничек алып барылырга тиеш? Шәймиевкә, галимнәргә ниләр тәкъдим итәр идең?

Болгар шәһәре ядкарьләрен Болгар иле мирасы дип танытмаска. Дөрес, күпләргә тамырларын болгарлар белән бәйләү ошый. Ә миңа Алтын Урда тарихы сары май булып ята. Шуңа халык арасында Болгарда сакланган биналарны Алтын Урданыкы булуын аңлатырга кирәк.

Хәзер бу турыда тәкъдимнәр әзерлим. Аларны “Яңарыш” вакыфына җибәрергә уйлыйм. Мисал өчен, Бату хан сарае – бөтен дөнья мирасы. Аны яңадан торгызырга кирәк. Аннан соң Болгарда “Болгар” форумнары гына түгел, “Алтын Урда. Чыңгыз хан империясе” дигән тарихи конференция үткәрергә кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG