Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда урыс маршы узмаячак


4 ноябрь – Русиядә Бердәмлек көне уңаеннан Казанда урыс маршы үткәрелми. Татар иҗтимагый үзәге пикетка чыгарга җыена.

Бердәмлек көнендә Русия төбәкләрендә урыс маршлары оештырылса да, Казанның урыс милләтчеләре бу чараны оештырырга җыенмый. Татар иҗтимагый үзәге исә Бердәмлек көненә каршылык белдереп һәм 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан конституциясен кайтаруны сорап, Бауман урамында пикет оештырачагын хәбәр итә.

Узган елның 4 ноябрендә Казанның урыс мәдәнияте җәмгыяте Бауман урамында татар телен мәктәпләрдә укытуга каршы имза җыйган иде. Быел исә бу чара оештырылмый.

Иҗтимагый үзәк исә 4 ноябрьдә Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янына көндезге 11дә пикетка чыгарга әзерләнә.

2005 елдан бирле Русиядә 4 ноябрь – Бердәмлек көне итеп билгеләп үтелә. Тарихчылар язуынча, 1612 елның 4нче ноябрендә урыс халкы Мәскәүне поляклардан азат иткән. Чиркәү исә халык күтәрелешенә Казан Изге Ана иконасы ярдәм иткән дип саный. Шуңа Казанда 4 ноябрьдә Тәре йөреше узачак.
XS
SM
MD
LG