Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-Чиләбе-Новосибирски һава юлы ачылды


Бөгелмәдән китүче очкычларның берсе. "Ак Барс Аэро" фотосы.
Бөгелмәдән китүче очкычларның берсе. "Ак Барс Аэро" фотосы.

"Ак Барс Аэро" очкычларының Татарстан башкаласы белән элемтә урнаштырган шәһәрнең чираттагысы Әстерхан булырга мөмкин.

Яңа өйләнешүчеләр үзләренең кавышкан көннәрен тагын да истәлеклерәк итәселәре килсә, боралакка (вертолет) утырып, Казан өстеннән берничә кат әйләнеп оча ала. Моның бернинди кыенлыгы да юк, алданрак хәбәр итү генә кирәк.

"Ак Барс Аэро" ширкәте маркетинг белгече Илгизә Ишимбаева сүзләренчә, бу 15 минутлык рәхәт мизгелләрнең бәясе 40 мең сумнан башлана икән. Байлар арасында очучылар хәйран булган.

Аннан да кала, теләсәң, боралакта туган авылыңа кадәр очып кайтып килергә дә мөмкин. Әлбәттә, бу рәхәтлекләр үзләре эшләп тапкан акчаларга гына яшәүчеләрнең төшләренә дә керми әлегә.

Шулай да Ишимбаева сүзләренчә, Татарстан президенты хезмәте, Дәүләт шурасы, республиканың төрле министрлыклары "Ак Барс Аэро" очкычларын да, боралакларын да бик теләп алып тора. Җәйге янгыннар вакытында күрсәткән хезмәтләре өчен Татарстан хөкүмәте рәхмәт хаты да җибәргән.

Чиләбе журналистлары Казанда булды

2 ноябрь көнне "Ак Барс Аэро" тагын бер министрлык белән уртак тел тапкан. Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белән сәяхәт өлкәсендә килешү имзалады. Әлеге документның асылы – Татарстанны спорт, мәдәният һәм күңел ачуда үскән төбәк буларак таныту.

Киләчәктә министрлык һәм һава ширкәте бергәләп реклам чаралары үткәрәчәк, пресстурлар оештырачак. Теләк тормышка ашкан очракта ике якка да файда булачак. Бу планнар Казанны, республиканы карарга килүчеләр арткан очракта, алар билетны "Ак Барс Аэро" очкычларына алырга мөмкинлекләрен дә истә тотып эшләнә, мөгаен.

1 ноябрь көнне Казан–Чиләбе арасында һава элемтәсе урнашу уңаеннан очкычта Казанга килүчеләр арасында Чиләбе журналистлары да булган. Алар Казанның тарихи урыннарында булып, милли ризыклар белән генә сыйланып калмаган, ә 2 ноябрь көнне булган “Рубин” белән “Панатинаикос” уенын да караганнар.

Министрлык хезмәткәре Екатерина Барабанова сүзләренчә, Чиләбедән барлыгы 9 журналист килгән булган. Озакламый Казан журналистлары да "Ак Барс Аэро" очкычына утырып, Чиләбегә барып кайтачак икән.

Халык йөри башласа, бәяләр үсмәсме?

Казаннан китеп, Чиләбедә туктап, пассажирларны төшереп һәм яңаларын алып, Новосибирскига кадәр барачак рейсны тәкъдим иткән вакытта Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рәфис Борһанов Чиләбе өлкәсендә 200 меңләп татар яшәгәнне дә телгә алган. Бәясенең дә, ике якны да кертеп, әлләни кыйммәт булмавын – 4 меңнәр тирәсендә генә, дип белдергән.

"Ак Барс Аэро" ширкәте маркетинг белгече Илгизә Ишимбаева да бәя сәясәтенә күрә пассажирларның нәкъ аларны хуп күрүләрен әйтә. “Питербурга очу – безнең иң яхшы юнәлеш. Һәрвакыт кеше күп була, күз тимәсен дип, бу хакта әйтергә дә куркабыз”, ди Ишимбаева. Ширкәт бүген Бигештән Мәскәүгә һәм Питербурга, Казаннан Питербурга оча.

Бу рейсларны Русия калаларын Татарстан белән бәйләүче яңарак кына ачылган юллар дип әйтергә була. "Ак Барс Аэро"ның Канадада эшләнгән 50 кеше сыйдырышлы CRJ-200 LR очкычлары бар. Алар барлыгы 7 икән. Ишимбаева сүзләренчә, тагын шундый ук очкычлар алырга планлаштыралар.

Ширкәтнең иң өлкән рейсларының берсе – Казан-Түбән Варта. Әле "Ак Барс Аэро" оешканга кадәр ук булган ул. Билгеле булганча, Татарстанның көнчыгышы һәм Башкортстанның көнбатышында яшәп, себердә вахта юлы белән эшләүчеләр һәм Ханты-Манси бүлгесендә төпләнеп калганнар да үз иткән аны.

Бөгелмәдән моннан кала Мәскәүгә, Магнитогорскига, Питербурга да очарга мөмкин икән.

Ак Барсның тырнагы үткенме?

Билгеле булганча, моңа кадәр Русиянең күп кенә һава аланнары үзләренә башка һава ширкәтләрен кертергә теләми иде. Казан һава аланында үз вакытында UTair, Сибирь ("S7 Airlines") очкычлары белән төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан иде.

Ә "Ак Барс Аэро" ипләп кенә башка шәһәрләргә дә оча башлады. “Күп нәрсә уртак тел табудан тора”, ди Ишимбаева.

Моңа кадәр һава ширкәте очкычлары Әстерханга да чартер белән барган булган. Киләчәктә бу кала белән даими элемтә булдыру теләкләре дә бар.

"Ак Барс Аэро" Бөгелмә һава ширкәте нигезендә барлыкка килә. Бөгелмәдән очышлар 1955 елда башлана. Бөгелмә һава ширкәте 2005 елдан “Ак Барс” холдингы” ачык акционерлык җәмгыятенә кушыла.
XS
SM
MD
LG