Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия Әфганстандагы хәрбиләр санын арттыра


Чехия парламенты Әфганстандагы хәрби көчләр санын арттыруны яклап тавыш бирде.

Киләсе елдан Әфганстандагы Чехия хәрби көчләре саны 535тән 720гә артачак.

Парламент шул ук вакытта Косоводагы НАТО көчләрендәге Чехия хәрбиләрен өлешләп кайтара башлау тәкъдимен хуплады.

Мәгълүм булганча, 29 октябрьдә НАТО идарәсе Косовода 10 мең чамасы булган хәрбиләр санын берничә айдан 50%ка киметәчәген белдергән иде.
XS
SM
MD
LG