Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:53

"Рубин" грекларны бу юлы да җиңә алмады


“Рубин” такымы “Панатинаикос” белән уен алдыннан

“Рубин” такымы “Панатинаикос” белән уен алдыннан

Сишәмбе көнне Чемпионнар лигасы уеннары кысасында Казанның “Рубин” футбол такымы үз кырында Грециянең “Панатинаикос” такымын кабул итте. “Рубин” җанатарлары бары тик җиңү генә көткән үз такымыннан тиешле уенны күрә алмады.

2 тапкыр Русия чемпионы исемен яулаган “Рубин” Чемпионнар лигасында уңышсыз чыгыш ясавын дәвам итә. Узган елгы уеннарында да үз кырында җиңүгә ирешә алмаган “Рубин”, Чемпионнар лигасының быелгы ярышында да җанатарларын җиңү белән шатландыра алмады.

“Рубин” быелгы ярышны Даниядә “Копенһаген” такымына соңгы минутларда керттергән гол нәтиҗәсендә көтелмәгән җиңелү белән башлаган иде. Моны игътибарга алмаган спорт белгечләре түземсезлек белән Казанга “Барселона” килүен көтте. Узган ел да “Рубин”га каршы 2 уенда 4 балл югалткан каталон такымы Казан вәкилен кабат җиңә алмады. Уен 1-1 исәбе белән тәмамланды.

“Рубин”ның чираттагы очрашуы Афинада “Панатинаикос”ка каршы булды. Ике ил чемпионы өчен дә үтә җаваплы булган уеннан “Рубин” кабат көтелгән җиңүгә ирешә алмады. Исәп 0-0.

Бу көнне дә туп капкага керергә теләмәде
2 ноябрьдә “Панатинаикос”ны кунак итү хәзер инде “Рубин”да иде. Бу уенга хәтле ике такым өчен дә “D” төркеменнән чыгу өчен бары тик җиңү генә таләп ителде.

Спорт белгечләре Казан вәкиленең әлеге очрашуда бары тик һөҗүм стратегиясе белән уйнаячагы турында белдерсәләр дә, “Панатинаикос” аңа бу мөмкинлекне тулысынча тапшырды, дип әйтеп булмый.

Беренче таймда Алан Касаев белән Карлос Эдуардо яхшы уен күрсәттеләр күрсәтүен, әмма соңгы нәтиҗәгә – гол кертү бәхетенә ирешә алмадылар.

Бу ике һөҗүмченең уеныннан канәгать калмаган Корбан Бердыев 73 минутта соңгы шанс итеп футбол кырына Гөкдениз Карадениз һәм Мартинсны чыгарырга мәҗбүр булды. Чыннан да төрек футболчысы берничә һөҗүмдә катнашып, яхшы паслар да бирүгә карамастан, туп кунаклар капкасына үтә алмады. Моңа, әлбәттә, грекларның капкачысы Цорвасның яхшы уйнавының да өлеше бик зур булды.

Татар спорт белгече, физик культура һәм спорт отличнигы Рөстәм Гыйбадуллин “Рубин”ның голсыз тәмамланган уенын соңгы мизгелләрдән дөрес итеп файдалана алмаудан күрә.

“Бу уенда “Рубин” такымы җиңәр, дип уйлаган идек. Алар начар уйнады, дип әйтмәс идем. Әмма яхшы мизгелләрне төгәл кулланып бетерә алмадылар. Минемчә һөҗүмчеләрне соңга калып алыштырдылар. Икенче тайм безнең өстенлек белән үтте. Очрашу тигез дәрәҗәдә узды. Сишәмбе безнең көн түгел иде, дип әйтәсем килә”, ди Рөстәм Гыйбадуллин.

- “Рубин” берничә уен рәттән гол кертә алмый, моның төп сәбәбе нидән гыйбарәт?

- “Рубин”да элеккеге һөҗүмчеләрнең юклыгы үзен нык сиздерә. “Зенит” такымына киткән уенчылар булса иде. Безнең уенчыларның мөһим мизгелләрдә осталыклары җитеп җитмәде. Әздән генә калган шикелле. Ләкин менә шул әз-әзләрдән матч җыела бит. Бәлки дә өйдәге уеннарда тамашачыларның күзләренең каты булуы да тәэсирле булгандыр.

- Киләсе уенда “Рубин” “Копенһаген” белән уйный. Әгәр уен барып чыкмаса, Казан вәкиленең хәле ничегрәк булыр икән?


- Без барыбер төркемдә ким дигәндә өченче урынны алып, Европа лигасына кереп китә алырбыз. Әмма без “Рубин”ның батырлыкларына ияләндек бит. Премьер-лигадагы беренче елда да “ЦСКА” ны җиңеп, бронза медаль алуга ирештек. Узган ел “Барселона”ны үзләренә барып отып кайттык. Шундый батырлыклар бар бит. Монда “Копенһаген”ны җиңеп, Испаниядә “Барселона”га җиңелмәбез дигән өмет бар әле миндә.

“D” төркеменең икенче уенында исә “Копенһаген” такымы “Барселона”ны кабул итте. Төркем жирәбәләре салынганда, җиңел такым буларак бәяләнгән Дания чемпионы Испания вәкиленә җиңү бирмәде. Уен 1-1 исәбе белән тәмамланды. Алар өчен бу исәп, төркемнән чыгу эшен җиңеләйтте.

Хәзерге вакытта “Барселона” 8, “Копенһаген” 7, “Рубин” 3 һәм “Панатинаикос” 2 баллга ия.

“Рубин” моннан соң үз кырында “Копенһаген”ны кабул итә. Бу юлы Корбан Бердыев шәкертләренең эше тагын да катлаулы. Чөнки Дания чемпионына бу уенда “Рубин”нан үз капкасына гол керттермәү генә дә, аны Чемпионнар лигасына алып чыгачак.

Ә “Рубин”га бик аз калган өметен дәвам иттерү өчен “Копенһаген”ны җиңү генә түгел, Испаниядә “Камп Ноу” стадионында “Барселона”ны да бирелдерергә кирәк булачак.

Чемпионнар лигасы 2010/2011

D төркеме
у җ н о т о
Барселона 6 4 2 014-314
Копенһаген 6 3 1 2 7-510
Рубин 6 1 3 2 2-4 6
Панатинаикос 6 0 2 42-13 2

14 сентябрь
Копенһаген - Рубин - 1:0
Барселона - Панатинаикос - 5:1

29 сентябрь
Рубин - Барселона - 1:1
Панатинаикос - Копенһаген - 0:2

20 октябрь
Панатинаикос - Рубин - 0:0
Барселона - Копенһаген - 2:0

2 ноябрь
Рубин - Панатинаикос - 0:0
Копенһаген - Барселона - 1:1

24 ноябрь
Рубин - Копенһаген - 1:0
Панатинаикос - Барселона - 0:3

7 декабрь
Барселона - Рубин - 2:0
Копенһаген - Панатинаикос - 3:1

.

XS
SM
MD
LG