Accessibility links

Чаллыда суфыйлар җыелды


Чаллының 18нче бистәсендәге “Камилла” кибетенең кунаклар залында суфыйчылык хәрәкәтенә теләктәш булучылар җыен уздырды. Алар суфыйчылык фәлсәфәсен аңлау, өйрәнү юнәлешендә сөйләшү алып барды. Мәскәүдән килгән “Суфый” журналы мөхәррире Рөстәм Сабиров чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде.

Суфыйлар җыенына галимнәр, рәссамнәр, милиция хезмәткәрләре, укытучылар килде. Журналистлар да чакырулы иде. Килгән халыкка утыру урыннары тәкъдим ителмәде, алар аяк киемнәрен ишек артында калдырып, идәнгә җәелгән келәмнәргә утырышты.

Мәскәү кунагы Рөстәм Сабиров үз чыгышында суфыйчылыкның XIV гасырда Иранда барлыкка килүен, 1970 елларда Европа һәм Америкага таралуын әйтте.
Рөстәм Сабиров

“Бу агым 1995 елда Русиягә керә. Суфыйчылыкны аңлау өчен суфый булырга кирәк. Суфыйчылык исламнан аерылгысыз”, диде ул.

Мәскәүдәге суфыйлар үзәгендә күпчелек урыслар икән, берничә татар бар. “Хәзер таҗиклар килә башлады”, ди Рөстәм Сабиров.

Чаллыда суфыйчылык хәрәкәтен, шуның каршында “Ханәкә” клубын оештыручыларның берсе – Венера Мусина. Аның “Азатлык”ка биргән аңлатмаларыннан күренгәнчә, Чаллыда әлегә суфыйчылык хәрәкәте юк дәрәҗәсендә, аны булдыру теләге генә бар.

“Чаллыда бу хәрәкәт туып кына килә, аны өйрәнү белән мәшгульбез. Шуңа бүгенге халыкны җыйдык, нәрсә ул суфыйчылык дигән сорауга җавап эзлибез, әңгәмәләр корабыз. Бервакыт без интернет аша Мәскәүдәге суфыйлар клубына чыктык, аларны кунакка чакырдык.

Суфыйларның фәлсәфә юнәлешен өйрәнеп, клуб булдыру теләге бар. Суфыйчылыкка шушы юл белән барасы килә. Халыкта кызыксыну бар, безнең белдерүләр белән кызыксына. Теләгән кеше килә, бездә көчләү юк, фикерләшү юлы ачык”, ди В. Мусина.

Ә менә Башкортстанда туып-үскән, хәзер Чаллыда яшәүче Сәйдә апа Ханова әйтүенчә, суфыйчылыкны ул кечкенәдән ишетеп белә. Бу хәрәкәтне яклап җыенга да килгән.

“Минем олы атам суфый иде, яшерен рәвештә, әлбәттә. Ул чакта бу турыда берни дә әйтергә ярамады. Үзбәк, казакъ суфыйларын очратканым булды. Татарстанда да эзләндем. Венера Мусинадан мондый хәрәкәт барын белдем.
Сәйдә Ханова

Башкортларны да, татарларны да күрдем монда. Халыклар дус яшәсен. Суфыйчылыкның эчтәлеген апам сөйләгәннәрдән беләм. Суфый кешеләр башкаларны да ярата, дусларына яхшы мөнәсәбәттә тора. Шуннан Аллаһы Тәгаләгә, кешеләргә мәхәббәт уяна. Кешегә күрсәткән изгелегең Аллага изгелек булып бара”, дигән фикердә тора Сәйдә ханым.

Сөйләшү барышында Сәйдә Ханова Габдулла Тукайны да суфыйлар рәтенә кертте.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Хәмзә Шәрипов суфыйчылык хәрәкәтенә уңай мөнәсәбәттә булуын белдерә.

“Булган суфыйчылык җимешләре бөтен дөньяны баета гына. Бу хәрәкәт революциягә кадәр татарларда да булган, Башкортстан җирендә аеруча җәелгән була. Кем мөселман диненең асылына, хак юлына төшенергә тели, шулар бу юнәлешне эзли. Христиан динендәгеләрнең суфыйчылыкка килүенә мин аңлатма бирмим. Аны һәр кеше үзе хәл итә. Без түгел, моңа Аллаһы Тәгалә үзе бәя бирер”, ди Х. Шәрипов.

Суфыйчылык хәрәкәтенә елмаеп, көлемсерәп караучылар да бар иде. Андыйлар әлегә фикерләрен җиткерергә атлыгып тормады.
XS
SM
MD
LG