Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:33

Татарстан парламенты рәисе президент атамасына бәйле республика конституциясен үзгәртергә әзерләнүен әйтте.

Төбәкләрдә президент атамасын алмаштыру тарихы Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыйровтан башланды. Аңа Төньяк Кавказ республикаларының башка президентлары иярде. Һәм ияреп кенә калмады, әлеге республика депутатлары һәм сенаторлары Русия Дәүләт Думасына төбәк җитәкчеләрен президент дип атауны тыйган канун өлгесен кертте. Аның нигезендә, “президент” сүзе “җитәкче”, “башлык” яки “хөкүмәт рәисе”нә үзгәртелергә мөмкин. Шулай ук, тарихи гореф-гадәтләргә таянып төбәк үзе яңа атама да кертә ала.

Сишәмбе көнне нәкъ шул канун өлгесе Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан Думага сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, бу документ әле беренче укылышта гына кабул ителде. Шулай ук күчеш чоры да 2015 елга кадәр билгеләнгән.

Илдар Гыйльметдинов
“Без беренче чиратта бу мәсьәләне Татарстан депутатлары парламентта карарлар һәм акыллы фикерләрен әйтерләр дип уйлыйбыз. Чөнки бу Татарстан конституциясен үзгәртү ул республика депутатлары карамагында. Иң беренче чиратта алар фикерен ишетергә кирәк. Моңа кадәр элекке президент Миңтимер Шәймиев моңа каршы булуын әйткән иде. Безнең хәзерге җитәкчеләр һәм депутатларның карашларын ишетәсебез килә”, диде ул.

Әлбәттә, күпләрне Думадагы Татарстан депутатларының әлеге канун өлгесенә ничек тавыш бирүләре кызыксындыра. Гыйльметдинов үзе әлеге канун өлгесе кабул ителгәндә Сочида эш сәфәрендә булуын әйтте.

“Башкаларның ничек тавыш бирүләрен белмим” диде.

Татарстаннан сайланган депутатларның фикерләре төрле

Икенче депутат Фатыйх Сибгатуллин ул вакытта шулай ук ерак сәфәрдә булган. Әмма Сибгатуллин президент атамасының бетүенә каршы түгеллеген искәртте.

“Татарстанда җитәкче татарча “хан” дип аталырга тиеш. Борынгы заманда ханнар булган һәм алардан куркып торганнар. Аны илбашы дип тә, башкача да атап була инде. Президентлар да күбәеп китте бит. Кечкенә генә оешманы да президент җитәкли. Президент ул татар сүзе түгел”, ди ул.

Сибгатуллин фикеренчә, бүген әле аны үзгәртмичә торсаң да була. Чөнки ул безнең депутатлардан тора.

“Әмма Татарстанда да, Мари Иле республикасында да җитәкчеләр президент дип атала. Безнеке зуррак булырга тиеш. Безгә президент сүзе нәрсә бирә соң? Хан дияргә кирәк, ә Русиянеке патша булырга тиеш”, диде ул.

“Азатлык” та үз интернет сәхифәсендә “Татарстан, Башкортстан президентлары ничек аталырга тиеш?” дигән фикер белешү үткәргән иде. Анда “президент” сүзенә өстенлек бирелде. Икенче урында исә - хан сүзе килә.

Тавыш куптарырга кирәкми

Татарстан һәм Башкортстанда президент атамасы бетерелсә, бу республикаларның чигенүе кебек кабул ителәчәк. Чөнки белгечләр фикеренчә, монда тирән сәяси мәгънә ята.

Шул ук вакытта бу мәсьәлә инде республикалар белән элегрәк үк килештерелгән дигән фикерләр дә йөри. Русия президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Владислав Сурковның күптән түгел Казанга килүе дә нәкъ шуның белән бәйле булырга мөмкин.

Сишәмбе Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика конституциясен үзгәртергә җыенуын әйтте. Әмма ул аның вакытын анык кына әйтмәде.

“Конституцияне үзгәртү эше иртәгә дә, Дума сайлаулары яисә Русия президенты сайлауларыннан соң да төгәлләнергә мөмкин”, дип китерә аның сүзләрен “Коммерсант”.

Гыйльметдинов сүзләренчә, хәзер “Татарстан моңа каршы” дип тавыш куптару дөрес булмас.

“Бергәләп уйлап, киңәшләшеп эшләргә кирәк”, диде ул.
Русия республикалары

Президентлы республикалар:
  1. Башкортстан
  2. Дагыстан
  3. Саха (Якутия)
  4. Татарстан
  5. Удмуртия

Президентсыз республикалар:
  1. Адыгей
  2. Алтай
  3. Бурятия
  4. Ингушетия
  5. Калмыкстан
  6. Кабарда-Балкар
  7. Карачай-Чиркәс
  8. Карелия
  9. Коми
  10. Мари Иле
  11. Мордовия
  12. Төньяк Осетия
  13. Тыва
  14. Хакасия
  15. Чечня
  16. Чуашстан

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG