Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта сайлауларда республиканнар җиңдe


АКШтагы Конгресс сайлауларында оппозициядәге республиканнар Вәкилләр пулатында күпчелек урынны алды.

Соңгы ике елда икътисадтагы зәгыйфь үсеш һәм эшсезлекнең артуына ризасызлык сайлау нәтиҗәләренә тәэсир итми калмады.

Беренчел нәтиҗәләргә караганда, республиканнар 435 урынлы түбән пулатта Барак Обаманың демократлар партиясенә караганда 60га күбрәк урын казанды.
4 ноябрь соңгы нәтиҗәләр

Республикан партиясе намзәтләре һәм "Чәй мәҗлесе" дип аталган хәрәкәт яклаган кайбер намзәтләр хәзердән үк кайбер төбәкләрдә җиңүләрен игълан итә башлады. "Чәй мәҗлесе"н яклаган Ранд Паул Кентуккида, Марко Рубио исә Флорида штатында Сенатка керде.

Губернатор сайлауларында исә Калифорниядәге сайлауда демократлар партиясе намзәте Jerry Brown уңышка иреште. Ул республикан губернатор Arnold Schwarzenegger урнына сайланды.

Иң аз дигәндә 10 штатта губернатор урыннары демократлардан республиканнарга күчтe.

Обаманы авыр көннәр көтә

Барак Обама Вәкилләр пулатының яңа башлыгы булыр дип көтелгән John Boehner белән сөйләшеп, үзе белән "уртак тел табуны" теләвен җиткерде.

John Boehner
Сайлаудан соң чыгыш ясаган John Boehner дәүләт чыгымнарын киметергә вәгъдә итте. John Boehner АКШ халкының сайлау белән Обамага ачык рәвештә "Юлыңны үзгәрт!" дип кисәтүен әйтте.

Обама туган ягы Иллинойстагы сайлау нәтиҗәләре белән канәгатьсез. Обаманың Ак Йортка киткәч Сенатта калдырган урынын республикан намзәте казанды.
XS
SM
MD
LG