Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миначев: Без Миңнехановка ярдәм итәргә әзер


Мөхәммәт Миначев Азатлыкка әңгәмә бирә (архив фотосы)
Мөхәммәт Миначев Азатлыкка әңгәмә бирә (архив фотосы)

Ватан партиясенең элекке рәисе Мөхәммәт Миначев һәм яңа рәисе Ринат Хафизов Татарстанда президентлыкны бетерүгә каршы көрәшергә чакыра.

Сишәмбе көнне Дәүләт Думасы депутатлары төбәк җитәкчеләрен президент дип атауны тыйган канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Татарстан парламенты рәисе президент атамасына бәйле республика конституциясен үзгәртергә әзерләнүен әйтте.

Мәскәүдәге Ватан халык-демократик партиясен 1990 елдан бирле җитәкләгән Мөхәммәт Миначев бу вазгыятьтә Татарстан президентын яклап чыгарга кирәк, дип саный.

"Рөстәм Миңнехановка җиңел түгелдер, югарыда җил катырак исә. Ләкин без аңа ярдәм итәргә әзер. Президентны алу – алга таба да буйсындыруны аңлата. Калсын бездә президент," диде Миначев.

Аның сүзләренә караганда, Русиядә нинди генә демократия булса да, милли мәсьәләләргә караш тискәре булып калды. Татар халкы аңа дәүләтчелек кирәклеген аңласын иде, диде Миначев.

Партиянең 30 октябрь узган корылтаенда Мөхәммәт Миначев урынына рәис итеп Ринат Хафизов сайланды.

Ни өчен нәкъ Ринат Хафизов һәм фирканең элекке һәм яңа рәисләре бүгенге шартларда ничек эшләргә җыена?

Мөхәммәт Миначев һәм Ринат Хафизов белән сөйләшүне Азатлык дулкыннарында 4 ноябрь көнне тыңлагыз.

XS
SM
MD
LG