Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердәмлек көнен халык үз итми


Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре пикеты
Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре пикеты

Казанда Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре республика институтларын бетерүгә каршы чыкты, ЛДПР вәкилләре Русиядә демократик җәмгыять булмауга ризасызлык белдерә.

Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре иртәнге 11гә Казанның Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янына җыелды. Аларның кулларында “Без – татарлар! Без – 10 миллион! Бердәм булыйк!”, “1992 елгы Татарстан конституциясен, суверенитетны кире кайтарырга”, “Республикалардагы президентлык институтларын бетерү Русияне тотрыксызлыкка китерәчәк”, дигән һәм башка язулар иде.

Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Ринат Юнысов сүзләренчә, Мәскәүнең Татарстан эшләп тапкан 10 сумның 8 сумын алуы җитмәгән, инде икътисади яктан гына түгел, ә сәяси хокук ягыннан да республиканы юкка чыгару эше бара.

“Башта президент дәрәҗәсен юкка чыгарырлар, аннары безне губернага әйләндерерләр. Губерна булсак, милли мәгарифкә дә акча булмаячак. Әнә Коми-пермяк бар иде. Пермь төбәгенә керде дә, хәзер аларга бернинди ярдәм юк”, диде Юнысов.
ТИҮ чыгышларын узып баручылар тыңлады, махсус килүчеләр юк иде.

Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Юныс Камалетдинов та, татар халкы алдында торган төрле проблемнарга кагылган шигарьләр күтәрүгә карамастан, халык игътибарын республика институтларын җимерүгә корылган сәясәткә юнәлтәсе килүләрен әйтте.

“Безне бигрәк тә исемнәрне алмаштыру борчый. Мәскәүнең президент һәм Дәүләт шурасы исемнәрен алыштырырга теләп кыланулары дөньяви хәлгә туры килми. Бигрәк тә милли хәрәкәт хәленә. Болар барысы да милли хәрәкәткә каршы эшләнгән эш”, ди Камалетдинов.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, башта чиркәү оештырган тәре йөреше Бауман урамыннан үтәр дип уйлап, алар Шаляпин һәйкәле янына баскан. Аннан үтмәүләре соңыннан гына билгеле булган.

“Исәбебез тәре йөрешендәгеләрне дә аңга китерү иде. Монда чыкканда әнә шул якларын да уйладык”, ди Нуриәхмәт.

Русия чиркәве Бердәмлек көненә үзенең яңадан-яңа күзаллавын тәкъдим итә. Интерфакс хәбәр итүенчә, чиркәү һәм җәмгыять мөнәсәбәтләре башлыгы протоиерей Всеволод Чаплин алдагы елларда Мәскәүнең Кызыл мәйданы буйлап төрле милләтләрнең йөреше узарга тиеш, дигән тәкъдим белән чыга.

Әмма шул ук вакытта ул: “Безнең халыкның нинди булуын, кемнәрдән торуын һәм бу төрле кисәкләрнең бердәм Русия гомум җәмгыятенә кушылуын һәркем аңларлык шаккаткыч көчле чара үткәрергә мөмкин”, ди.

Чиркәү бу бәйрәмне Русияне ныгыту чарасы итеп күрсә дә, асылы руслаштыру максатына барып тоташа, мөгаен.
ЛДПРлар

Хакимияттәгеләр ничек кенә бәйрәм ясарга тырышмасын, гади кешеләр Халыклар бердәмлеге көнен танымый. “Эхо Москвы” хәбәр итүенчә, фикер белдерүчеләр арасыннан бары тик 1% кешеләр генә аны бәйрәм буларак кабул итүен әйткән.

“Бу бәйрәмне беркем дә аңламый. Халыктан чыккан бәйрәм түгел, шуңа күрә бу халыкка сеңмәячәк”, ди Юныс Камалетдинов.

ЛДПРның Татарстан бүлеге вәкиле Марсель Габдрахманов хакимияттәгеләр белән гади халык арасында зур бушлык булуын әйтә.
Марсель Габдрахманов


“Бу бәйрәм безнең түрәләр өчен чираттагы ял булды. Гади кешегә эшләргә кирәк бит, ә эш юк. Без монда үзебезнең фикерләрне халыкка җиткерү өчен чыктык. Халыкка әйтәсе килә: алар өйдә зарланып кына утырырга тиеш түгел, ә бөтен иҗтимагый-сәяси чараларда катнашсын.

Конституциядә Русия – демократик җәмгыять дип язылган. Ә идарә бер генә партия кулына бирелгән. Ә башка иҗтимагый оешмаларны һәм фиркаләрне идарәгә кертмиләр”, ди Габдрахманов.

ЛДПР вәкилләре Казанның Вахитов һәйкәле янында үз митингын үткәрде.
XS
SM
MD
LG