Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Бердәмлек көне билгеләнә


Русия башкаласы Мәскәү һәм Русиянең башка шәһәрләрендә 4 ноябрь Бердәмлек көне билгеләнеп уза. Дүшәмбегә кадәр рәсми ял көне булган илдә, дистәләгән тантана һәм бәйрәм чаралары үткәреләчәк.

Беренче тапкыр 2004 елда хәзерге Русия премьеры Владимир Путин башлаткан Бердәмлек көне бәйрәмендә, Кремль яклы яшьләрнең "НАШИ" хәрәкәтенең меңләгән әгъзасы катнашачак.

Мәскәүдә бәйрәм чаралары Кызыл мәйданда узачак. Бәйрәм чараларында 6 меңнән артык милиция иминлек саклаячак.
XS
SM
MD
LG